Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда булган шартлауда үлүчеләр тугыз кешегә җитте


Грозный да булган террор һөҗүмнәрендә үлүчеләр тугыз кешегә җиткән. 20 кеше хастаханәгә салынган.

Полициянең кизү хезмәте шикле кешенең документларын тикшерү өчен тоткарларга теләгәндә беренче шартлау яңгырый. Бу урынга полиция килә һәм үтеп баручылар җыела. Шуннан соң тагын ике шартлау була.

Полициянең алты хезмәткәре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре һәм бер үтеп баручы үлгән. Яраланучылар арасында полиция хезмәткәрләре һәм гади кешеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG