Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларга президент бүләге – өч телдә “Тылсымлы сәхифәләр”


Китап бите
Китап бите

Бу елны беренче сыйныфка укырга баручыларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенчәлекле бүләк әзерләде. Ул да булса "Тылсымлы сәхифәләр" исемле китап һәм аның белән бергә DVD-диск.


Бу китапка Габдулла Тукайның шигырьләре кергән. Алар өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә китерелә. Алар арасында “Туган тел”, “Авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Шаян песи”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башкалар бар.

"Миңнеханов бүләге"
Дискка Габдулла Тукайның шушы әсәрләре нигезендә эшләнгән 14 мультфильм кергән. Алар шулай ук өч телдә бәян итә. Бу мультфильмнарны “Татармультфильм” оешмасы тормышка ашырган.

Габдулла Тукайның шигырьләрен инглиз һәм рус теленә Вероника Тушнова, Равил Бохараев, Венера Думаева-Вәлиева, Рувим Моран һәм башкалар тәрҗемә иткән.

Бу проектның төп редакторы – Туфан Миңнуллин. Җыентыкны эшләүдә йөздән артык кеше катнашкан: әдәбиятчеләр, редакторлар, сценаристлар, рәссамнәр һәм башкалар.

Китапка 14 шигырь кергән
Мультфильм геройларын театр артистлары тавышландырган. Алар – Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Минакова, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Эмил Талипов һәм башкалар.

“Бала һәм күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” мультфильмнары музыканы күренекле композитор Резеда Ахиярова язган.

Китап бу елны беренче сыйныфка укырга баручы 37 мең балага тапшырылачак.

"Сөткә төшкән тычкан" мультфильмы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG