Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар эшкуары русча-татарча сөйләүлек бастырды


Русча-татарча сөйләүлекнең бер бите
Русча-татарча сөйләүлекнең бер бите

Самарда Русча-татарча сөйләүлек дөнья күрде. Самар эшмәкәре Ильяс Шәкүров барлык чыгымнарны үз өстенә алган. 5000 данәдә чыккан әсбапны бүләк итеп таратмакчылар.


Русия киңлегендә татар милли хәрәкәтенең үсештә булган төбәкләре арасында Самар аерым урын алып тора. Милли хәрәкәттә эшкуарларның катнашуы – үзенә бер уңыш. Татар авылларының тарихын язу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Инде татар теленнән кулланма әсбаплар дөнья күрә башлады. 5000 данә белән басылган русча-татарча сөйләүлек тиздән укучылар кулына килеп керәчәк.

Сөйләүлек 123 биттән тора һәм 29 бүлекне сыйдырган. Грамматика нигезләрен эченә алуы да җыентыкның дәрәҗәсен үстәрә. Шунда ук ир-ат һәм хатын-кызлар исемнәре бирелгән. Татар халык мәкальләре дә рухи мирас үрнәге итеп кабул ителә.

Сөйләүлекнең тышлыгы
Сөйләүлек мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгын да истә тотып, авторның алты шигырен эченә алган. Алар – "Туган тел", "Туган авыл", "Бәйрәм бүген", "Кызыклы Шәкерт", "Гали белән Кәҗә", "Бала белән Күбәләк".

Самардагы барлык татар милли оешмалары турында тыгыз эчтәлекле мәгълүмат бирелгән.

Җыентыкны Кадрия Фәтхуллова һәм Әлфия Йосыпова әзерләгән.
Барлык чыгымнарны үз өстенә Гомәр углы Ильяс Шәкүров алган.

Ильяс әфәнденең әнисе Алия ханым Шәкүрова тумышы белән Ульян өлкәсенең Корсун районында урнашкан Татар Горенки авылыннан. 36 ел буена Самар өлкәсенең Теплый Стан авылында татар телен укыткан. Заманында Татарстан җөмһүрияте мәгариф министрлыгы тарафыннан бүләкләргә лаек булган шәхес.

Ильяс Шәкүров, 5000 данә китапны ничек таратырга уйлыйсыз, дигән сорауга болай дип җавап бирде:

"Октябрьнең 15ендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла. Шул бәйрәмгә килгән тамашачыларга бүләк итеп таратачакбыз. Самар төбәгендә 130 мең татар яши, сүзлек хуҗасын табачак".

Самар татарларының рәсми сайты – tatarlarsamara.org мөхәррире Наилә Сабирҗанова болай диде:

"Ильяс әфәнде Шәкүров – милли хәрәкәтнең генераторы. Безнең сайт та аның тәкъдиме белән ачылды. “Яктылык” мәктәбенә зур реклам кампаниясен үз җилкәсенә алды. Татар байларының берләшмәсен оештырды.

“Яктылык” мәктәбендәге яхшы укучыларга стипендия бирә. Үз акчасына балаларны Казан карарга җибәрә. Хәзер менә Самарда татар радиосын ачу нияте белән яна. Аның иганәчелек хезмәте әйтеп бетергесез.

Шуны да өстәргә кирәктер. 10 сентябрьдә Гали авылында Бөтенрусия татар авылларының ат чабышлары уздырыла. Ильяс Шәкүров анда да – төп иганәчеләрнең берсе".
XS
SM
MD
LG