Accessibility links

Кайнар хәбәр

65 яшьлек комбайнчы да 5 миллионга өлешен кертә


Өлгер хуҗалыклар урылган җирне эшкәртеп үк бара
Өлгер хуҗалыклар урылган җирне эшкәртеп үк бара

“Урып-җыю эшләре тәмамланырга күп калмады”, ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Быелгы ашлык 5 миллион тоннадан артып киткән, фермерлар бөртеклеләрне кая куярга белми.


Комбайнчы Хатыйп Сибгатуллин инде алтынчы дистәне тутырып киткән. Узган елгы корылыкка кәефе төшеп, башка урып-җыю эшләрендә катнашмам инде, дип уйлап куя ул. Шулай да быелгы мул уңышка йөрәге түзми: тагын комбайнга утыра.

Өлкән игенче Хатыйп Сибгатуллин
“Быел чыкмам инде дигән идем, 65 яшь тулды бит. Комбайн тавышын ишеткәч, күңелләр ярсый, чыгасы килә. Эшләгәч, акчасын да түлиләр. Кыр корабын йөртә башлавыма 40 елдан артып китте инде.

Мәктәптә укыганда элеккеге комбайннарда салам төшерүче булып эшләдем. Быел куанып эшлисе килә: уңыш бар. Корылык елларыннан соң болай булуы бик шатландыра.

Эштә тоткарлык юк, кирәк әйберләрне китереп торалар, район җитәкчеләре дә килеп хәлне белә. Аллаһ Тәгалә һава шартларын бирсә, күп итеп сугарбыз!”, диде Азнакай районыннан өлкән комбайнчы Хатыйп Сибгатуллин.

Икмәк булгач, авыр эш куркытмый

“Агросила Груп” оешмасының “Азнакай” агрофермасы җитәкчесе урынбасары Дикъкать Хөснетдинов алдагы фикерне куәтли: ашлык булгач игенчеләр дә теләп, тырышып эшли, ди ул.

“Менә шул Хатыйп абыйны алганда гына да, дәртләнеп эшли әле ул. Яхшы түләү булмаса, ул пенсиясен алып өйдә ятыр иде”, ди Дикъкать әфәнде.

Фермерның ашлык куярга урыны юк, түбән бәягә зарлана

Фермер Фәнүс Кәримов
Шул ук Азнакай районының иң эре фермеры Фәнүс Кәримов мул уңыш булуга сөенергә ашыкмый. Аның ашлыкны куярга урыны юк, күрше-тирә район элеваторлары да алмый икән.

“Быел ипиләр уңды, былтыр уңыш булмады – бәясе булды. Сөт тә шулай, җәй көне ул күп – бәясе юк, кышын аз – бәясен күтәрәләр.

Әйткәнемчә, уңыш бар, 30-35 центнер чыга. Тик куандырырлык бәяләр юк. Планнар зурдан иде: ашлык сатып, яңа техникалар аласы килгән иде. Арышның бүген тоннасы – 2 мең, көлке бәя инде бу. Моңа өстәп элеваторлар бөртекне алмый, куярга урыныбыз юк”, диде Мөслим авылы фермеры Фәнүс Кәримов.

Министрлык миллионнарны санавын дәвам итә

Фермерлар ашлык куярга урын юк дип әйтсә дә, халык икмәк булганга сөенә, чөнки тулы келәтләр белән кышны чыгу җиңел булачак. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы да, 5 миллион тоннадан артык уңыш җыелды, дип хәбәр тарата.

“31 август көненә килеп ирешкән оператив мәгълүматка күрә, Татарстанда 5 миллион 52 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңышның күләме гектарыннан 32,3 центнер тәшкил итә. Хәзер иң мул уңыш Актаныш (47,2 ц/га), Балтач һәм Норлат районнарында (38,4 ц/га) алына.

Урып-җыю кампаниясе республиканың 35 районында тәмамланган. Ютазы, Тукай, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Әлки һәм Азнакай районы игенчеләре дә шушы көннәрдә соңгы гектарларын суктыра.

Урып-җыю барышында Питрәч районыннан – Айдар Вәлиуллин, Арчадан – Рәсих Галимҗанов, Яңа Чишмәдән – Сергей Китонов, Югары Осланнан – Александр Лавонин, Әлкидән – Мансур Гатин, Алексеевскидан – Юрий Радионов, Норлаттан – Роберт Габдрахманов югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Республикабыз хуҗалыкларында бөртеклеләрне җыю белән беррәттән рапс суктыру эше дә бара. Бүген 128 мең гектар мәйданның 34 проценты суктырылган. Уртача уңышның күләме гектарыннан 11 центнер тәшкил итә.

Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган киңәшмәдә рапсны җыю эшен тизләтергә боерды.

"Игенчеләргә шулай ук якын тирәдә кукурузны да силоска салу эшен башларга кирәк", диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова. Шул рәвешле ул урып-җыю барышының соңгы рәсми яңалыкларын җиткерде.
XS
SM
MD
LG