Accessibility links

Кайнар хәбәр

Любовь Казарновская “Туган тел”не башкарды


Казанда беренче мәртәбә ачык һавада "Казан көзе" дип исемләнгән халыкара опера фестивале уза. Фестивальдә танылган опера җырчысы Любовь Казарновская “Туган тел”не тамашачылар белән бергә башкарды.


Республика көнендә шәһәр халкы Меңъеллык, Камал театры каршындагы мәйданнарда, Болак буйларында, Бауман урамында һәм Ипподромда бәйрәм итәргә гадәтләнгән.

Быел исә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узган чарага да халык күпләп җыелган иде. Монда беренче мәртәбә "Казан көзе" дип исемләнгән халыкара опера фестивале башланып китте.

Казанда ачык һавада рок һәм поп музыкасы концертлары, фестивальләре даими үтеп тора. Опера сәнгатенә багышланган мондый төр чараларны Казан халкының күргәне һәм ишеткәне юк иде әле.

Фестивальгә килүчеләр ике сәгать дәвамында тере тавыш һәм җанлы музыка тыңлап, кичке Казанга хозурланды. Чөнки шәһәрнең нәкъ шушы урыныннан Кирмән, Сөембикә манарасы, Благовещенски соборы, Кол Шәриф мәчете, Казансу елгасы һәм “Миллениум” күпере күренеп тора.

Кичен корылмаларның һәркайсы ут белән яктыртылуы бу тамашага үзенә күрә бер сихрилек өстәде.


“Казан көзе” сәхнәсендә дөньякүләм танылган Любовь Казарновская һәм Европаның яшь теноры Леонардо Граменья чыгыш ясады. Алар “Кармен”, “Саломея”, “Кенәз Игорь”, “Набукко”, “Турандот” һәм башка билгеле опера арияләре белән беррәттән, танылган испан һәм неаполитан әсәрләре башкарды.

Әйтергә кирәк, фестиваль программасына кергән опера әсәрләре халыкны битараф калдырмады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды. Халыкара опера фестивале татар халкының күңеленә иң якын “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский сүзләренә караганда, бу җырны фестиваль сәхнәсеннән башкару юкка түгел. “Туган тел” ярдәмендә оештыручылар тамашачыны үзара берләштереп, бер-берсенә якынлык, бердәмлек тойгысын уятуны максат итеп куйган.

Әйтергә кирәк, “Туган тел” фестивальдә яңгыраган бердән-бер татар җыры да иде. Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырны күренекле опера җырчысы Любовь Казарновская һәм тамаша карарга килгәннәр бергәләп башкарды.

Казарновская "Туган тел"не башкарды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG