Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәйдә каршылык чаралары көтелә


Бәләбәйдәге элекке татар гимназиясе, хәзер гади мәктәп бинасы (архив фотосы)
Бәләбәйдәге элекке татар гимназиясе, хәзер гади мәктәп бинасы (архив фотосы)

Уку елы башлануга багышланган тантаналы җыенда чыгыш ясап, Бәләбәйдәге татар гимназиясен бетерү турында карар кабул иткән кала хакимияте вәкиле, бу уку йортын һаман “гимназия” дип атаган. 5 сентябрьдә Бәләбәйдә, шәһәр хакимияте бинасы каршында татар гимназиясен бетерүгә каршы ризасызлык чаралары башлана.


1 сентябрьдә Башкортстан мәктәпләрендә дә яңа уку елы башланды. Күптән килгән йола буенча, бу көнне дәресләр башланыр алдыннан укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашлыгында тантаналы җыен үтә.

Шушы чара, хакимиятләр карары белән татар гимназиясе булудан туктаган Бәләбәйдәге элекке татар гимназиясе ихатасында да үтте. Шунысы кызык һәм әлегә аңлашылмый: бу чарада катнашып чыгыш ясаган Бәләбәй каласы хакимияте башлыгы урынбасары бу уку йортын берничә тапкыр “татар гимназиясе” дип атаган.

Ата-аналар гимназия укытучылары кабул иткән резолюцияне тулысынча хуплауларын белдергәннәр
Кала хакимиятендәге югары дәрәҗәдәге түрәнең татар гимназиясе тирәсендәге җәнҗал турында ишетмәве-белмәвенә ышануы авыр. Чөнки гимназияне гади урта белем бирү мәктәбенә әйләндерү турындагы соңгы карарны нәкъ Бәләбәй каласы хакимияте кабул итте.

Уку елы башлануга багышланган бу чарадан соң, гимназия статусы бетерелүе турында беренче тапкыр ишеткән ата-аналар әлеге гимназия укытучылары кабул иткән резолюцияне тулысынча хуплауларын белдергәннәр һәм ризасызлык чараларында катнашырга килешкәннәр.

5 сентябрьдә Бәләбәйдә, шәһәр хакимияте бинасы каршында татар гимназиясен бетерүгә каршы ризасызлык чаралары башлана.

Мәктәп мөдире, II Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда, ул вакыттагы Русия президенты Владимир Путин, Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, Башкортстанда татарларны рухи изү алып барганлыгын ярып салган Нурмөхәмәт Хөсәенов, ризасызлык чараларында барлык татар оешмалары да катнашыр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG