Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда 50-дән артык интернет сәхифәгә керү бикләнгән


Казакъстанда Астанадагы мәхкәмә карары белән чит илләрнең 50-дән артык интернет сәхифәсенә керү бикләнгән.

Илнең Баш прокуратурасы белдерүенчә, бу сәхифәләр экстремизм һәм терроризмны пропагандалый. Әмма нинди сәхифәләр турында сүз барганлыгы белдерелми.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев кичә дини экстремизмга каршы көрәшергә кирәк дип белдергән иде.

Элегрәк мәхкәмә карары белән “Җанлы журнал” һәм 20-дән артык чит ил сәхифәсе бикләнгән иде. Алар да терроризм һәм экстремизм таратуда шикләнелде.
XS
SM
MD
LG