Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экология активистлары “Путин сарае” янында каршылык чарасы үткәрде


Краснодар – Русиянең тирә-юнь мохит саклаучылары бүген Геленджик шәһәре янында “Путин сарае” дип йөртелгән сарай корылмасы янында “Солидарность” хәрәкәте активисты Виктор Чириковны иреккә чыгарырга таләп итеп каршылык чарасы үткәрде.

“Химки урманын яклау” хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова радиобызга әйтүенчә, Виктор 15 көнгә төрмәгә утыртылган һәм инде 9 көн ачлык тота.

Виктор һәм тагын ике активист Краснодар губернаторы Александр Ткачевның дачасы янында пикет үткәргән өчен кулга алынган.

Тирә-юнь мохит саклаучылар фикеренчә, бу дача гомум кулланышта булган җирләрдә канунсыз рәвештә төзелгән һәм Кара диңгезгә алып барган юлны томалап тора.
XS
SM
MD
LG