Accessibility links

“Яшьләр ислам диненә ягылган корымны юып төшерергә тиеш”


Казанда татар мөселман яшьләре террорга каршы олы митинг оештырды. Исламны террор белән бутауда яшьләрнең үзләренең дә гаепләре бармы?


Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты каршында оештырылган урам җыенына якынча 500 кеше җыелды. Митингта мөфти Илдус Фәиз, “Алтын урта” татар-мөселман яшьләре җәмгыяте җитәкчеләре Айнур Солтанов, Ләйсән Фәтхетдинова, Русия ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Батров чыгыш ясады. Җыенга Татарстан районнарыннан мөхтәсибләр, Казан имамнары килде.

Мөфтият Бесланны искә алды

Татарстан Диния нәзарәте һәм мөселман яшьләре берлеге оештырган митингның төп максаты – 2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбендә булган фаҗигаларны искә алу, террор чараларына каршылык белдерү булды.

Моннан 7 ел элек Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды. Бесланда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан матәм чаралары үтте.

Дини җитәкчеләр

Сәяси яктан караганда исә, Беслан вакыйгалары илдә авторитар режим урнаштыруга зур сәбәп булды. Шуннан соң республикаларда президент сайлавы бетерелде. Ягъни татар-башкорт, якут, чуаш, мари һәм башкаларга президентны Мәскәү билгели башлады. Шуңа Беслан вакыйгаларына экспертларның фикерләре төрле.

“Татар-мөселман җыеннары ислам яктылыгын күрсәтә”

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз фикеренчә, татар-мөселман җыеннары, мисал өчен, Болгар җыены ислам диненең асылын күрсәтә. Шуңа дөньяда булган фаҗигаларны, террорларны мөселманнар белән бәйләп карарга ярамый.


“Алтын Урта” мөселман яшьләре җәмгыяте җитәкчесе Айнур Солтанов, яшьләр ислам диненә ягылган корымны юып төшерергә тиеш, дигән фикердә.

“Бер генә диннең дә террорга катнашы юк. Диннәрне, халыкларны террорда гаепләү билгеле бер максатлар өчен эшләнә”, ди Солтанов.

Ләйсән Фәтхетдинова исә, мөселманнарны террорчылыкта гаепләүдә яшьләрнең дә гаебе бар, дип саный. Мисал өчен, кызлар кара күлмәк кия, егетләр бар нәрсәдән гөнаһ, ширк эзли.

Татарстан мөселманнарының террорга каршы митингы бер сәгатькә якын дәвам итте. Иртәнге якта узганга аңа халык тарафыннан игътибар зур булды.
XS
SM
MD
LG