Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудагы татар бакчасы яңа уку елына әзер


Бриллиант Абдрахманова
Бриллиант Абдрахманова

Укыту һәм тәрбия бирүдәге яңа стандартлар инде быел ук балалар бакчасында гамәлгә керә. Бүген бакчаларда методистлар, тәрбиячеләр яңа уку елына планнар билгели, аларны тормышка ашыру өчен яңа алымнар эзли.


107 санлы балалар бакчасы Ижау шәһәренең татарлар күмәк яшәгән Ленин районында урнашкан. Аның төзекләндереп сафка басуына әле дүртенче генә ел. Бакча милли тәрбия бирүне күз уңында тота. Үткән елда ул татар бакчасы статусын алды. “Ел саен яңа уку елына бакчаны хезмәткәрләр белән югары дәрәҗәдә әзерлибез, быел да шуңа өметләнәбез”, диде бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.

Балалар бакчасы бинасы төзелештә кулланышта булган заманча материаллар белән төзекләндерелгән. Бакча тирәли матур чәчәкләр үсә. Урамнан узучыларның да чәчәк түтәлләренә күзләре төшә. Бирегә килүче нәниләрне капка төбендә урнашкан бассейн һәм анда йөзеп йөрүче уенчык казлар сәламләп каршы алачак. Сабыйларның саф һавада уйнау мәйданчыклары да матур итеп бизәлгән. Монда инде тәрбиячеләр үз фантазиясен “җиккән”. “Әлбәттә, әти-әниләр дә күп ярдәм итте”, дип уртаклашты Бриллиант ханым.

Әлегә бакчада тынлык. Тиздән мәйдан малайлар-кызлар тавышыннан чыңлап торачак. Җәй айларында бакчага балалар тупланган. “Былтыр саф татар төркемен җыйдык. Быел да 25 баланы татар төркеменә тупладык. Безгә ата-аналар нәниләрен башка бакчалардан да алып килде. Шулай ук өч яшькә кадәр өйдә утырган сабыйлар да күп”, дип уртаклашты ул.

Бакчаның милли тәрбия бирү үзәге - музей бүлмәсендә экспонатлар алышынып, өстәлеп тора. Быел биредә тәрбиячеләр эшне башкача алып барырга ниятли.

Ләйсирә Йосыпова
Бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова музей бүлмәсендә эшләү өчен махсус програм төзегән. Беренче чиратта балалар бишек җырларын өйрәнәчәк. Музейда экскурсияләрне дә өлкән группа балалары уздырачак.

“Ел саен милли тәрбия бирү юнәлешендә яңа бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезне балалар күңеленә сеңдерү ниятеннән гаиләләр белән дә күп эшләргә туры килә. Зур бәйрәмнәрдә берничә буын вәкиле катнаша. Шундыйлардан “Каз өмәсе”, “Карга боткасы” бәйрәмнәрен мисал итеп китерергә мөмкин. “Әлеге бәйрәмнәргә әзерлек чорында әбиләр-әниләр-сабыйлар арасында тагын да ныклы элемтә булдырыла”, дип ассызыклап үтте Ләйсирә Йосыпова.

Яңа уку елында нәниләрне дә, ата-аналарны да тагын яңалыклар көтә. Ярминкәләр оештырырга килешкәннәр.

Балалар, әле кечкенә генә булуларына карамастан, җирле каналдагы “Күңелле кыңгырау” нәниләр өчен тапшыруларның төп геройлары. Хәзер бакчада редакция хезмәткәрләре белән тапшыруларны бакчада эшләргә килешкәннәр. Шулай ук биредә телевизион түгәрәк тә оештырылачак.

Белем бирү турындагы яңа канунда бакчаларда тәрбия бирү стандартларына үзгәрешләр кертелә. “Аның нигезендә нәниләр белән шөгыльләнү дә быелдан үзгә булачак”, дип аңлатты татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова.

Әлбәттә, бу үзгәрешләрне үтәү өчен бакча тиешле күләмдә белгечләр белән тәэмин ителергә тиеш. “Тәрбиячеләр татар милләтеннән, ә аларга ярдәмчеләр җитешми”, диде бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.

Милли рухлы, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, туган телебездә сөйләшеп үсәчәк Ижау шәһәренең 107 санлы балалар бакчасында малайлар-кызлар.
XS
SM
MD
LG