Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Киев аралары тагын суына


Дмитрий Медведев (с) һәм Виктор Янукович
Дмитрий Медведев (с) һәм Виктор Янукович

Русия белән Украина арасында былтыр башланган якынаю сәясәте яңа газ киеренкелеге сәбәпле тагын кирегә борылды.

Сишәмбе көнне Русия премьер-министры Владимир Путин Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә таба сузылган яңа газүткәргечкә техник газ кудыра башлау төймәсенә басты. Яңа үткәргеч эшли башлау белән Украина Европага табигый газ кудыруда төп транзит ролен югалта.

Украинаның табигый газ сату турында элегрәк төзелгән ун еллык килешүгә бәйле рәвештә Русияне халыкара мәхкәмәгә тарту белән янавы да былтыр Виктор Януковичның президент итеп сайлануыннан соң башланган мөнәсәбәтләрнең җылынуына нокта куелуын күрсәтә.

Медведев (с) белән Януковичның Харьковта очрашуы
Былтыр Украинада Янукович хакимияткә килгәч, Мәскәү белән Киев арасында мөнәсәбәтләрнең яңадан җылынуы башланды. Ике ил президенты Русиянең Кара диңгездәге хәрби флотының Кызылъярда тору мөддәтен 25 елга озайту турында килешү имзалады.

Харьковта булган бу имзалауны Мәскәү тарихи вакыйга дип атады. Бу Украинада Көнбатышка йөз тотучы элекке хакимият алып барган сәясәтнең кирегә борылуы булды. Флот килешүен имзалаганда, Русия Украина өчен табигый газ бәясен вакытлыча төшерергә вәгъдә итте. Нәтиҗәдә 2009 елда төзелгән ун еллык килешүдә каралган бәяләр бераз төшерелде, Русия газның бер өлешен Украинага салымсыз озатырга ризалашты.

Бу килешүгә бер елдан аз гына артыграк вакыт үтүгә, мөнәсәбәтләр инде үзгәрде. Хәзер Украина Русияне 2009 елгы килешүгә бәйле рәвештә халыкара мәхкәмәгә бирү белән яный. Киев исәпләвенчә, Русия Украинадан Германия кебек башка Европа илләре белән чагыштырганда, газ өчен елына алты миллиард долларга артыграк бәя түләтә.

Әмма Мәскәү Украина белән яңа килешү төзүгә бары тик Украина Русия җитәкчелегендәге таможня берлегенә кушылган очракта гына ризалашачагын әйтә. Янукович исә мондый таләпне Украинаны кимсетү дип атады.

Константын Һрыщенко
Киев хәзер Русияне Стокһольм арбитраж мәхкәмәсенә бирү белән яный. Шулай да дүшәмбе көнне Украина тышкы эшләр министры Константин Һрыщенко: “Безнең үз позициябезне теләсә кайсы халыкара мәхкәмәдә яклау өчен дәлилләр җитәрлек, әлбәттә. Әмма, без якын арада хәзерге базардагы вазгыятькә һәм заманча килешүләр таләпләренә җавап бирерлек чишелеш табарбыз дип өметләнәбез”, диде.

Ике як та вазгыятьнең элекке еллардагыча кискенләшүен теләмәвен әйтә. Элекке хакимият чорында газ каршылыгы сәбәпле Русия кышкы салкын көннәрдә Украина аша Европага табигый газ кудыруны ике мәртәбә туктатып торган иде. Русиядән Европа Берлегенә кудырылучы табигый газның 80 проценты Украина аша үтә.

Владимир Путин Выборг шәһәре янында яңа газүткәргечкә техник газ кудыру төймәсенә басты
Әмма, тиздән Русия газы Германиягә Балтыйк диңгезе төбеннән сузылган яңа газүткәргеч аша кудырыла башлаячак. Сишәмбе көнне Русия премьер-министры Владимир Путин бу үткәргечкә техник газ кудыру төймәсенә басканда: "Украина газ транзитында үзенең эксклюзив урынын югалтачак", диде.

Украинаның Русия белән килешүе нигезендә, 2009 елда Киев мең шакмак метр табигый газ өчен 230 доллар түләгән булса, бу ел ахырына газ бәясе 400 долларга күтәрелер дип көтелә.

Украина хәзер Русиядән газ сатып алу күләмен булса да киметергә тели. Әмма килешүдә елына кимендә күпме газ алынырга тиешлеге дә катгый билгеләнгән.

Газ бәяләренең югары булуы илдәге икътисади кризисны тагын да тирәнәйтә. Ә Януковичның төп таянычы булган һәм ил икътисадының нигезен тәшкил иткән металл һәм химия сәнәгате ширкәтләре табигый газны бик күп куллана.

Юлия Тимошенко мәхкәмә залына керә
Күпләр элекке премьер-министр Юлия Тимошенконы 2009 елгы газ килешүен төзегәндә вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләп кулга алу да Мәскәү белән булган каршылыкка бәйле дип исәпли. Алар фикеренчә, мондый гаепләү артында әлеге килешүнең кануни нигезе булмавын күрсәтү тора.

Киев шулай ук килешүне яңадан карауга ирешү максатында, Европа Берлеге киңәшләре нигезендә, Нафтоһаз нефть һәм газ ширкәтен үзгәртеп кору белән дә яный. Әмма күзәтүчеләр, Нафтоһазны үзгәртеп кору белән янаулар Украина ягындагы өметсезлекне генә күрсәтә, ди.

Русиянең элекке энергия министры урынбасары Владимир Милов исә, Украинаның Русияне газ килешүен үзгәртергә мәҗбүр итү өчен ныклы хокукый нигезе юк, дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG