Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасыннан алынды


Камил Исхаков
Камил Исхаков
Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасында Русиянең даими вәкиле эшеннән алынды. Бу хакта Русия президентының сәхифәсендә хәбәр ителә.

Казанның экс-мэры урынына Ислам конференциясе оешмасына вәкил итеп Русиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе Олег Озеров билгеләнгән. Ул ике вазыйфада да булачак дип әйтелгән.

Камил Исхаков 1989 елдан алып 2005 елга кадәр Казан башлыгы булып эшләгән иде.
XS
SM
MD
LG