Accessibility links

"Фәрхәт һәм Фәрхәд" чит илдә дә татарча сөйли




Пәрәвездә "Фәрхәт һәм Фәрхәдъ" видео язмалары яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Әлеге проектны алып баручы егетләрне интернетта меңләгән кеше карый.

"Фәрхәт һәм Фәрхәдъ" проекты авторлары Байбулат Батулла һәм Ислам Вәлиев чираттагы "Кызган таба" кунаклары. Алар икесе дә Казан егетләре, КВН (Шаяннар һәм тапкырлар клубы) уйнарга яраталар, "Сәләт" яшьләр үзәгенең актив вәкилләре булып торалар. Егетләр шушы көннәрдә Төркиядә ялда булдылар һәм вакытларын әрәмгә уздырмаганнар, андагы ял итүчеләрне татарча сөйләткәннәр.

Байбулат белән Ислам катнашкан әңгәмәне 10 сентябрьдә, шимбә кичен "Кызган таба" тапшыруында тыңлагыз.
XS
SM
MD
LG