Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабан күле хәзинәсе" – урынлы һәм кирәкле фильм"


Кабан күле. Казан
Кабан күле. Казан

Шимбә көнне Казанда “Кабан күле хәзинәсе” фильмын төшерә башлыйлар. Фильмның продюссеры Андрей Николаев "Азатлык"ка сценарий тарихы, кино төшерүнең башка нечкәлекләре хакында сөйләде.


Фильм турында бик күп сөйләнсә дә, күпчелек сорауларга ачык җавап юк. Тамашачылар бу фильмның исемен һәм төп рольдә Русия данын “Евровидение” бәйгесендә яклаган Алексей Воробьевның катнашуын гына белә.

Фильмның башка "сер"ләре идея авторы, продюссер Андрей Николаев белән сөйләшүдә ачылды.

Казанлылар кино көтә

Андрей Николаев белән әңгәмә VII Халыкара мөселман киносы феcтивале турындагы сөйләшүдән башланды. Ул Татарстаннан сыйфатлы кинолар аз булуга борчылып карады. “Кабан күле хәзинәсе” фильмы Татарстан режиссерлары өчен кино сәнгатен югарырак дәрәҗәләргә күтәрүгә үзенчәлекле бер этәргеч булыр, дип өметләнә ул.

Август аенда Казанда “Кабан күле хәзинәсе” фильмына кастинг узды. Кастингта фильмда төп рольләрне уйнаячак татар кызын һәм татар егетен сайладылар.

Андрей Николаев сүзләренчә, кастингка килгән кешеләрнең кино, театр өлкәсенә тартылышлары бик зур. Күпчелек сәхнә, кино тормышына әзер булып килгән.

“Моңа мин үземчә аңлатма бирә алам. Казанлылар шәһәрләре турында киноны күптәннән көтә. Бу теләкне тормышка ашырырга кирәк. Безнең проект моңа лаек булыр, дип ышанам”, ди Андрей Николаев.

Ни өчен Казан?

Казан риваятьләре арасында иң танылганы Кабан күле белән бәйле. Хәзинәләр һәрвакытта кешеләрне кызыксындыра. Фильмның идея авторлары да риваятькә нигезләнеп әдәби әсәр язган.

Аннары сценаристлар Георгий Кирвалидзе һәм Сергей Черехов бу әсәрне сценарийга әйләндергән. Сценаристлар 1 ай Казанда яшәгән, монда алар шәһәрне өйрәнеп, халык белән аралашып, шәһәрнең тәмен тоярга тырышкан.

Фильмның идея авторы, продюссеры Андрей Николаев
Әнисенең туган шәһәре турында кино төшерү Андрей Николаевның күптәнге хыялы икән. Фильмның сюжеты Андрей Николаевның гаилә тарихына охшаган.

“Минем әти Казанныкы түгел. Ул да моннан күп еллар элек Казанга килеп, татар кызын очрата. Һәм бүгенге көнгә кадәр алар дус, тату гаилә булып яши. Фильмда да чибәр, уңган урыс егете Казанга килә һәм монда татар кызы белән таныша”, дип сөйләде Андрей Николаев.

Андрей Николаев фильмның эчтәлеге турында сөйләмәде: кино артистларында фильм чыкканчы аның турында сөйләмәү гадәте бар, дип аңлатты ул.

Воробьевка өчпочмакның ни икәнен аңлатып торасы юк

Киноның сюжетына күрә, Мәскәү егете Андрей (бу рольне Алексей Воробьев уйный) Казан кызы Гөлнарага гашыйк була. Ләкин алар арасына Рөстәм исемле егет кысыла.

Андрей Николаев төп рольгә Алексей Воробьев сайлануының сәбәпләрен аңлатты.

“Ул типик урыс егете. Визуаль яктан конкрет урыс егете булып күренә. Шул ук вакытта ул чибәр, мөлаем.

Воробьев татар дөньясына да чит түгел. Аның продюссеры Екатерина Гечман-Вальдек – ярымтатар. Кияүгә чыкканчы ул Урманчеева булган. Алексейга өчпочмакның ни икәнен аңлатып торасы юк”, диде.

Алексей Воробьев татар телен өйрәнә. Фильмда ул “Кара күзләрең” җырын башкарачак.

Миңнеханов ризалыгы да бар

Фильмда төрле татар сүзләрен, татар сөйләмен дә ишетеп булачак.
Аның продюссеры Андрей Николаев Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан. Президент, кинода Казанны ничек бар шулай, күрсәтергә кирәк, дигән теләген белдергән.

“Бу фильмны төшерү фикере бик тә урынлы һәм кирәкле”, дигән Рөстәм Миңнеханов. “Кабан күле хәзинәсе” фильмын Русиянең кинематографларга ярдәм күрсәтүче федераль фонды, "Анно Домини" компаниясе (Мәскәү), президент Рөстәм Миңнеханов һәм шәхси инвесторлар финанслый.

Фильм Универсиада алдыннан чыга

Фильмны төшерү эшләре киләсе елның май-июнь айларына кадәр дәвам ителер, дип көтелә. Премьера якынча 2012 елның 25 декабренә билгеләнгән, фильмның соңрак чыгуы да ихтимал. Тик ул барыбер Универсиадага кадәр чыгачак.

Универсиадага килгән кунаклар Казан турында белеп, экраннар аша булса да күреп килсеннәр, дигән максат куелган.

“Минем хыял – Казанны таныту. Казанны “Ак Барс”, “Рубин” аша гына түгел, ә гади шәһәр буларак белсеннәр. Аның матурлыгы, үзенчәлекләре белән хозурлануларын телим. Русия кешеләрендә Казанны сәфәр кылу теләген тудырасым килә”, дип белдерә Андрей Николаев.

Фильмның икенче өлешен төшерү нияте дә бар

Президент Рөстәм Миңнеханов фильмның идея авторлары белән очрашканда, “Казан белән бәйле башка күптөрле кызыклы темалар, риваятьләр бар” дигән. Андрей Николаев: “Мин шул вакытта сикереп торып, Рөстәм Нургалиевич, без монысын да уйладык. Бу безнең фильмның икенче өлешендә булачак дип әйтергә теләгән идем”, ди.

Андрей Николаев Казан турында башка фильмнар да төшермәкче. Аны ислам кабул ителү вакыйгасы да кызыксындыра икән.

“Минем ислам һәм христиан диннәренең бер шәһәрдә, бер республикада, бергә дус-тату яшәгәннәрен күрсәтәсем килә. Бу гомумән Русия һәм башка илләр өчен мөһим булыр иде, дип уйлыйм.

Мондый хәлне бүтән бер шәһәрдә дә күреп булмый. Казан – ул уникаль шәһәр”, диде “Кабан күле хәзинәсе” фильмы продюссеры, идея авторы Андрей Николаев.


Алексей Воробьев "Азатлык" студиясенә килә

Алексей Воробьев
Хөрмәтле укучыларыбыз!

"Кабан күле хәзинәсе" фильмында төп рольне башкаручы Алексей Воробьев киләсе атна "Азатлык" студиясенә килеп, тыңлаучылар сорауларына җавап бирер, дип көтелә.

"Азатлык" радиосы Алексей Воробьев белән аерым бер сөйләшү уздыруны күз алдында тота. Сезнең аңа сорауларыгыз булса, безнең электрон адреска язып җибәрә аласыз: kazan@azatliq.ru
XS
SM
MD
LG