Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 cентябрь: Тәмугтан чыгып яңа тормыш башлау


11 cентябрь: Тәмугтан чыгып яңа тормыш башлау
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00
йөкләү

2001 елның 11 сентябре бар дөньяны үзгәртте. Бу көн ул тәмугтан исән чыга алган кешеләрнең тормышын да үзгәртте.

Бу көн бар дөньяны үзгәртте. Һәм ул мәхшәрдән исән чыга алган кешеләрнең тормышын да үзгәртте.


2001 елның 11 сентябрендә беренче очкыч Сәүдә үзәгенең Төньяк манарасына килеп бәрелгәндә Том Канаван (Tom Canavan) шул бинада урнашкан бер банкта эшләп утырган булган. 18 минуттан икенче очкыч Көньяк манарага килеп бәрелгән. Канаван иң аскы катка кадәр төшеп җитә алган, ләкин икенче бина ишелә башлаган һәм ул хәрабәләр астында басылып калган.

Канаванның берничә метр читтәрәк торган хезмәттәшләре һәлак була. 10 ел үткәннән соң да Канаван ул фаҗигане оныта алмый.

“10 ел үткәннән соң да бар нәрсә кичә булган кебек. Тән сызлавы бетте, ләкин җан әрнүе әле дә бар, көн саен ниндидер тавышлар ишетелә, ниндидер исләр килә, баш өстеннән очкычлар очып үтә. Бу беркайчан да бетмәстер. Кешеләр: “Оныт инде, 10 ел үтте бит” диләр. Ләкин моны онытып булмый, моңа күнегеп кенә була.”

Хәзер Канаган башка кешеләргә кайгыларын җиңеләйтергә ярдәм итә. Ул 11 сентябрь һөҗүмнәренең 10 еллыгына ачылган мемориал һәм музейда ихтыярчы буларак хезмәт итә. "Булган хәлләрне башкаларга аңлату минем үземә дә ярдәм итә", ди ул.

11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң исән калган Уильям Родригес (William Rodriguez) шул ук юлны сайлаган. Ул Төньяк манарада ишек сакчысы булып эшләгән. Ул: "Ике бинага да ут капканнан соң дистәләрчә кешегә имин урынга качарга ярдәм иттем", ди. Казадан соң ул корабаннарның һәм исән калганнарның гаиләләре һәм иммигрантларның хокукларын яклый башлаган.

“Мин үземне гаепле хис итәм – ни өчен мин исән калдым, ә минем дусларым – юк? Бу мине хәзерге гамәлләремә этәрде. Мин үземне һәлак булган кешеләрнең тавышы булырга тиешлегемне аңладым. Ягъни, бу җаваплылык хисе генә түгел, ә үзенә күрә вазифа, бу мине дөньяга башкача карарга мәҗбүр итте.”

Микки Кросс (Mickey Kross) Нью-Йорктагы янгын сүндерүче, ут капкан биналардан кешеләрне коткару өчен Сәүдә үзәгенә килеп җиткән. Төньяк манара ишелгәч, баскычта бикләнеп калган. Том Канаган шикелле ул да исән калган берничә бәхетленең берсе.

“Мин берни сизмәдем һәм берни күрмәдем, чөнки бар нәрсә томаланган иде. Берничә секундка хәтта үземнең исән булуыма шикләнеп калдым. Миннән ике кат өстәрәк һәм ике кат астарак булган кешеләр барысы да үлеп беткән. Бары тик без булган тар гына урында, 14 кеше исән калганбыз. Моны ничек аңлатып булсын. Булмый.”

Манаралар ишелү нәтиҗәсендә 300ләп янгын сүндерүче һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәре һәлак була. Кросс һәм аның хезмәттәшләре Сәүдә үзәге калдыклары арасыннан корбаннар эзләп 9 ай вакыт үткәрә.

“Эшкә килгәч, алар миңа корал тоттырдылар, радио һәм дүрт янгын сүндерүчене бирделәр. Һәм без казый башладык. Бу бик мөһим эш иде, моның өчен күпләрдән рәхмәт сүзе ишеттем.”

Кросс хәзер инде ялга чыккан. Ул эшләгән бүлектә хезмәткәрләрнең күбесе каза урынында (Ground Zero) агулы калдыклар арасында эшләп сәламәтлегенә зыян китергән. Бу бүлектә эшләүче янгын сүндерүчеләр 11 сентябрьдә һәлак булган хезмәттәшләрен әле дә искә ала. Һөҗүмнәрнең 10 еллыгы уңаеннан алар башкаларның гомерен саклап үзләре корбан булган иптәшләрен искә алып матәм чарасы үткәрә.
XS
SM
MD
LG