Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олеся Балтусова Казан мэры киңәшчесе итеп билгеләнде


Олеся Балтусова
Олеся Балтусова

9 сентябрьдә Казан башлыгы Илсур Метшин танылган Казан блоггеры һәм экскурсия җитәкчесе Олеся Балтусовага мэриягә эшкә күчәргә тәкъдим итте. Метшин Олесяга эчке туризм киңәшчесе вазифасын йөкләде.

Илсур Метшин әйтүенчә, Олеся Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасының Татарстан бүлегенең әгъзасы буларак, шәһәр түрәләре һәм халык арасында конструктив аралашуны оештыра алачак, чөнки аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар.

Олеся Балтусова Казанның тарихи биналарның аяныч хәлдә булганын Миңнехановка күрсәтте
“Тарихи һәйкәлләрне саклауда түрәләр дә, җәмәгатьчелек тә бер фикердә тора: без тарихи биналарны саклап каласыбыз килә. Шәһәр өчен янып-көеп йөргән, аның үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә битараф калмаган, инициативалы кешеләрне ихтирам итәм. Олеся Балтусова һәм аның фикердәшләре әнә шундый кешеләр сафыннан. Безгә яңа идеяләр кирәк, яңа карашлар булуы мөһим. Киләчәктә дә Олеся Балтусова кебек кешеләрне эшкә җәлеп итәчәкбез, аларның энергияләре, фикерләре, тәҗрибәләре, белемнәре уртак эшкә хезмәт итәргә тиеш”, диде Илсур Метшин.

Олеся Балтусова бүгеннән үк яңа вазифада эшкә керешкән.

Шулай ук Илсур Метшин башкалада яңа префектура булдырылачагы хакында белдерде. “Иске шәһәр - Старый город” оешмасы Казанның үзәгендә урнашкан тарихи биналарны, корылмаларны саклауны үз контроленә алырга тиеш булачак.

Инвесторларга Казан буйлап экскурсия уздырганда Илсур Метшин үзе дә кайчандыр “Казанский пасад” белән идарә иткәнен искә төшерде. “Әйе, аның вәкаләтләрне чикләнгән иде, ләкин яңа оешма коры кәгазьләргә мөһер куеп кына утырмаячак, аның карамагында җир мәйданы, биналар, йортлар булачак. Префектура карамагыннан башка тарихи биналардан бер кирпич тә алынмаячак”, дип вәгъдә итте Казан башлыгы.


Белешмә

Олеся Балтусова 1982 елның 7 февралендә Казанда туган. Ул Казанның 9 санлы француз мәктәбен тәмамлаган, КДУ каршындагы академик колледжда, аннары Петербурда журналистика факультетында белем алган.

  • 2000-2001 – типографиядә менеджер булып эшли
  • 2001-2002 – Казан гәзитләрендә яза
  • 2002-2004 – “Computerworld Казань” журналында әдәби мөхәррир
  • 2004-2005 – “Квадратное колесо” журналының баш мөхәррире
  • 2006-2009 – “Большой город” журналы хәбәрчесе, afishа.ru порталы модераторы, “Лориен” ширкәтендә копирайтер, “Казань” журналы хәбәрчесе

Соңгы өч елда Олеся Казан буйлап экскурсияләр оештыра.
XS
SM
MD
LG