Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гали авылы фермерының эшләре үрдә


Камил Исхаков
Камил Исхаков

Соңгы елларда фермерлар тарафыннан күбрәк сыкрану, зарлану сүзләре генә ишетергә туры килә. Ә менә Самар өлкәсенең Гали авылындагы фермер Исхаковның уңышлары мактап искә алырлык.


Бәкер углы Камил Исхаковка 43 яшь. Фермерлык йөген үз җилкәсенә 35 яшендә алган. 2005 елдан башлап банк белән хезмәттәшлек итә башлаган һәм көннән-көн эше үргә бара. Камил әфәнде иген дә игә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә.

3939 гектар җир эшкәртә. Шул кырларда бодай, арпа, көнбагар игә, терлек-туар өчен үләннәр чәчә. Быел гектарыннан 30,2 цетнер бодай суктырган. Гаражлары тулы автотранспорт: трактор, комбайн һәм башка техника.

“Хәзерге вакытта бер игенчелеккә генә таянып яшәү – шикле гамәл”, ди Камил Исхаков
Камил Исхаков (сулда)

856 баш мал-туар тота, шуларның 636сы – сыер, 220се – ат. 1060 квадрат метр мәйданы булган ашлык саклагычы, силос базы бар. Быел ярты ел эчендә 200 сыер сыярлык абзар өлгерткән.

Исхаков хуҗалыгында 50 кеше эшли. Камил әфәнде әйтүенчә, якын елларда тагын 600 сыер сыярлык өч ферма салырга исәпләп тора.

Фермер Исхаков ышанычлы хезмәткәр буларак аңа банк та вакытында акча бирә, чөнки ул акчаны кайтара ала.

Похвистнево районында уңышлы эшләп килүче “Туган тел” исемле милли-мәдәни җәмгыять рәисе Мөҗәһит углы Расыйх Латыпов әйтүенчә, фермер Камил Исхаковның дәрәҗәсе авылдашлары арасында зур. Гали авылында уза торган барлык мәдәни чараларга ул үзеннән матди ярдәм күрсәтә.
XS
SM
MD
LG