Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда миллиардерлар саны арткан: алар хәзер тугыз


Рәсми саннарга караганда, республикада барлыгы тугыз кеше үзенең миллиардлаган кереме булуны күрсәткән.

Салым хезмәте декларацияләр кампаниясенә йомгак ясады. Идел буе федераль бүлгесендә сумлы 53 миллиардер булуы ачыкланган. Тагын 118 кешенең бу баскычка якынлашып килүе күренгән.

2010 елда Татарстаннан тугыз кеше федераль салым хезмәтенә үзләренең еллык керемнәренең бер миллиардтан да артык икәнен күрсәткән. Әмма “Финанс” журналы (2011 ел феврале) андыйлар Татарстанда унау дип яза. Димәк, кемдер башка бер җирдә теркәлгәнгә күрә, декларациясен анда биргән булырга мөмкин.

Әле бер ел элек кенә миллиардлаган керемнәр алучылар Татарстанда өчәү генә булган. Быелгы нәтиҗәләргә караганда, бу өлкәдә үсеш бар - сан тугызга җиткән.

ASG инвестицияләр төркеме хуҗасы Алексей Семинның байлыгы 30,5 миллиард сум тәшкил итә. Долларга күчереп караганда, ул бүген үк инде дөньядагы долларлы миллиардерлар арасында.

ТАИФ ширкәтенең җитәкчесе Альберт Шиһабетднов шулай ук Русиянең Идел буе федераль бүлгесендә иң бай кешеләрнең берсе. Аның мөлкәте 24,7 миллиард сум дип бәяләнә. Бу – Шиһабетдиновның бер миллиард долларлы кешеләр исемлегенә эләгергә күп калмаганлыкны сөйли.

ТАИФның башка бер җитәкчесе, мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиевнең мөлкәте 24,7 миллиард сум.

Идел буе федераль бүлгесендә, салым хезмәте белдерүенчә, 40 мең 733 миллионер яши.

2010 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 17 мең 352 сум булган.
XS
SM
MD
LG