Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабул үзәгендә НАТО көчләре талибларга каршы операция үткәрә


Әфганстанда Халыкара тынычлык көчләре Кабул үзәгендә ут ачкан талиблар төркеменә каршы операция үткәрә. НАТО көчләренә һәм әфган армиясенә боралаклар ярдәм итә дип белдерелә.

Алдан чит ил вәкиллекләре урнашкан Кабул үзәгендә берничә шартлау һәм атышлар ишетелү турында хәбәр ителгән иде.

Хакимият вәкиле дүрт-биш кораллы сугышчы биналарның берсенә кереп, аннан ут ачып тора дип белдерә. АКШ илчелегеннән ерак булмаган Халыкара тынычлык көчләре идарәсе урнашкан бинага да атулар дәвам итә.

НАТО вәкиле һөҗүм булуны раслады, әмма нинди биналарның хәдәф икәнлеген атамады.

Талиблар, бүген шартлаткычлы билбау таккан һәм граната аткычлар белән коралланган берничә сугышчы хөкүмәт биналарына һөҗүм итә дип белдерә.
XS
SM
MD
LG