Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Мисырның хәрби җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган киң күләм халык күтәрелешләре нәтиҗәсендә хакимият алышынган гарәп илләре буйлап сәфәрен башлады. Эрдоган Каһирәгә дүшәмбе кичендә килде. Аны күп меңнәрчә кеше каршы алды.

Бүген Төркия премьеры Мисырның хәрби җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде һәм Гарәп дәүләтләре лигасына кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары алдында чыгыш ясады.

Алга таба Эрдоган Тунис һәм Либиягә барачак.

Төркия Израиль белән ике ара мөнәсәбәтләр суынган вакытта гарәп илләре белән элемтәләрне ныгыта. Узган атнада Төркиядән Израиль илчесе чыгарылган иде. Газзә сызыгына юл алган көймәне кулга төшергәндә Төркия ватандашлары үлгәнгә Израиль гафу итмәгән өчен бу Әнкараның үзенә күрә бер җавабы булды.

Израиль белән Мисырның мөнәсәбәтләре дә киеренкеләнде. Узган җомга демонстрантлар Каһирәдәге Израиль илчелегенә зур зыян китерде.
XS
SM
MD
LG