Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Правое дело” рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп Андрей Дунаев билгеләнде


“Правое дело” рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп фирканең башкарма комитеты башлыгы Андрей Дунаев билгеләнде.

Бу хакта карар Мәскәүдә халыкара сәүдә үзәгендә үтүче фирканең альтернатив корылтаенда кабул ителде. Шунда ук тавыш бирү юлы белән Михал Прохоров рәислектән алынды.

Русия юстиция министрлыгында “Правое дело”нең альтернатив корылтаен әлегә легитим дип атадылар.

Прохоров “Правое дело” сафларыннан үз теләге белән чыгуын белдерде. Ул яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт оештырырга җыена. Фиркане таркатуда Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Сурковны гаепләде. Аны эштән алулары өчен тырышачагын белдерде.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Прохоровның сайлау исемлегенә “Наркотикларсыз шәһәр” вакыфы башлыгы, үткәне криминал белән бәйле булган Евгений Ройзманны кертергә теләве “Правое дело” фиркасендә низагка сәбәп булган.
XS
SM
MD
LG