Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларның үз социаль челтәре булачак


 “В контакте” челтәрендә Азатлык төркеме бите
“В контакте” челтәрендә Азатлык төркеме бите

Август ахырында “В контакте” социаль челтәре рәсми рәвештә татар телендә кулланыла башлады. Киләчәктә Facebook, шул исәптән, башка социаль челтәрләр дә татар теленә тәрҗемә ителәчәк, татарларның үзләренең махсус социаль челтәре дә булдырылачак.


“В контакте” социаль челтәре татар телендә кулланылса да, әлегә кадәр ул тулаем тәрҗемә ителмәгән иде. Тәрҗемәсе исә 85% тәшкил итә иде. 31 августтан ул тулаем тәрҗемә белән, рәсми рәвештә кулланыла башлады.

“В контакте”ны татарчага тәрҗемә итү 2009 елда башлана. Әлеге эшне бер төркем яшьләр башлый. Алар арасында Гаяр Максуди, Имиль Туктаров, Гөлназ Сафина, Лилия Шәйдуллина кебек активистлар була.

“В контакте”ның татарча төрен булдыру фикере исә Гаяр Максудиныкы. Әлеге эшкә ул инде 2008 елда ук тотына. Интернетта махсус төркем булдырып, тәрҗемә итәргә теләүче яшьләрне җәлеп итә.

Иң кулай тәрҗемәләр сайтта кулланыла башлый. Әмма сайтның инде 100% тулаем тәрҗемәсе әле бу елның август аенда гына тәмамлана. Шулай да “В контакте” социаль челтәрендә үзгәрешләр булган саен, татар теленә тәрҗемәләре дә ясалып барачак.

Татарның үз “Татар иле” булачак

Бөтен дөньяга сибелгән татарлар исә “В контакте”дан кала Facebook социаль челтәрен дә актив куллана. Әлеге сайт та киләчәктә тәрҗемә ителәчәк.

Шул исәптән, татарларның махсус “Татар иле” дип исемләнгән социаль челтәре булдырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Раил Гатауллин сөйләде.

“Павел Дуровның Facebook мисалында “В контакте”ны ясаганы кебек, татарларның да охшатып кына түгел, ә күпкә яхшырак, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, үз социаль челтәрләрен тудыру ихтыяҗы бар.

Һәм иң сөендергәне үзебезнең президентыбыз әлеге бурычны зур максат итеп куя, министрлыклар кабинетыннан, гомумән, хөкүмәт тарафыннан бу проектка ярдәм күрсәтелер дигән өмет бар. Чөнки бу энтузиастлар эшли торган гына эш түгел”, диде ул.

Әлеге сайтта шулай ук видео, аудиоязмалар кулланып булачак, татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлеге дә тудырылачак, гомумән, һәр татар кешесе үзенә кирәкле мәгълүматны рус, яки башка сайтларга кермичә таба алачак.

Быел тагын 36 татар сайты булдырылачак

Әлеге сайтлардан кала бу елның көзендә үк тагын 36 татар сайты булдырылачак. Ул район газетларының, шулай ук “Мәгариф”, “Сөембикә”, “Сәхнә” кебек журналларның, район телевидениесе, радиосының сайтлары булачак.

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина фикеренчә, әлеге сайтларның уңышлы эшләп китүендә гади кулланучы мөһим роль уйный.

“Ихтыяҗ бармы, дип сорадылар. Ихтыяҗны формалаштырырга кирәк. Әгәр дә без телне үзебез кулланмасак, ул кемгә кирәк? Шуңа күрә иң беренче чиратта “В контакте”ның татарча версиясен без татар телендә уку, куллана белүче кешеләрнең төркемнәрен оештыру өчен кулланырга тиеш. Әгәр дә без үзебез уйланып, үзара аралашмасак, ул башлангычлар барысы да берзаман хәрабә хәленә калачак”

Очрашу үрнәк күрсәтте

Татар социаль челтәрләрен булдыру турында бүген “Татмедиа” агентлыгында оештырылган махсус очрашуда җиткерелде. Әлеге очрашу биредә үткәрелгән кайбер очрашулардан аермалы буларак, ике дәүләт теле турындагы канунны куллануда үрнәк күрсәтте.

Очрашу ике телдә алып барылды. Ахырдан исә, гадәттәгечә, татар журналистлары очрашуда катнашучы шәхесләрдән татар телендә интервью бирүне түгел, ә киресенчә, рус журналистлары сорауларына рус телендә җавап бирүне сорады.
XS
SM
MD
LG