Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Галимов футбол турниры үткәрә


Айдар Галимов
Айдар Галимов

17 сентябрьдә Башкортстанның Миякә районындагы Олы Кәркәле авылында мәктәп укучылары, яшүсмерләр арасында футбол буенча республика турниры үтә. Әлеге бәйгеләрне дүртенче ел инде танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов оештыра.


Әлеге ярышларны оештыру тәкъдимен Айдар Галимов белән Олы Кәркәле авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Әмиров чыккан иде. Баштагы елларда ул яшүсмерләрнең районара турниры сыйфатында үткәрелә килде. Ә быел исә республика дәрәҗәсендә оештырыла ул.

Бу турнир быел да Айдар Галимовның туган авылында үтә һәм җиңүчеләргә танылган җырчының бүләкләре әзерләнгән. Быелгы турнирда күрше районнардан да командалар катнаша. Шушы зур эшне башкаруның матди ягын авыл, район хакимиятләре, шулай ук Стәрлетамак физкультура академиясе һәм байтак иганәчеләр күтәрә.
Айдар Галимов призларына яшүсмер малайлар арасында мини футбол буенча республика турниры, һәр елдагыча, бик киеренке һәм мавыктыргыч үтәр дип көтелә.

“Миякә районы спортчыларыннан тыш, башка районнар, хәтта чит төбәкләр такымнары да килә быелгы ярышларга. Татарстаннан да, Оренбур өлкәсеннән дә спортчылар көтелә. Футболны яратучылар күп. Футбол ул Бразилиядә дә футбол, Олы Кәркәледә дә футбол инде”, ди Айдар Галимов.

Һәр яшь спортчыга Айдар Галимов үзенең җырлары язылган кассеталар, компакт-тәлинкәләр, календарь, значоклар, футбол хакында китаплар бүләк итәчәк. Бәйгеләр тәмамлануга, җиңүчеләрне дә зур бүләкләр көтә.

Республика турнирына Уфадан, Стәрлетамактан һәм Миякәдән килгән иганәчеләр дә яшь спортчыларны үзләренең бүләкләре белән сөендерәчәк.
XS
SM
MD
LG