Русиянең 350-дән артык туристы бүген дә Болгарстаннан кайта алмый. Алар арасында 14 кечкенә бала да бар.
Кичә Bulgaria Air һава ширкәте Бургас һәм Варнадан Петербурга очышлары булмаячак дип белдерде. Һава ширкәте һәм Болгарстан холдингы “Алма Тур” арасында низаг дәвам итә. Холдинг һава ширкәтенә 3,5 миллион евро бурычлы.
Русия туриндустрия берлеге сүзчесе Ирина Тюрина Болгарстан һава ширкәте туристларга 120 евро өстәп түләп Мәскәүгә очарга һәм аннан соң үзләренә Птербурга барырга тәкъдим иткән. Әмма күпләрнең моңа акчасы юк.