Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгенә дүртенче сәяхәтен ясады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгенә бүген дүртенче сәяхәтен ясады.

Русиянең тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзасы Олеся Балтусова белән бергә президент Казанның Мөштәри, Маяковски, Ульянов-Ленин һәм шул тирәдәге башка зур булмаган урамнардагы тарихи биналарны һәм агачтан эшләнгән ядкарьләрне дә карады, дип хәбәр итә Бизнес Online.

Әлеге сәяхәт вакытында президент шәһәр үзәгендә Казанның архитектура матурлыгын бозып силикат кирпечтән күп катлы йортлар төзелүгә ризасызлык белдерде. Миңнеханов бу биналарның хуҗалары кем булуны ачыкларга һәм аларны җавапка тартырга чакырды.
XS
SM
MD
LG