Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясендә үзгәрешләргә каршылар Сердюковны эшеннән алуны таләп итә


Бүген Мәскәү үзәгендә Русия армиясен үзгәртеп коруга каршы чара узды. Анда катнашучылар Русия саклану министры Анатолий Сердюковны эшеннән алуны таләп итте. Бу хакта президент Дмитрий Медведев исеменә язылган мөрәҗәгать урам җыены вакытында укылды.

Әлеге чара “Бу үзгәрешләр түгел, ә армияне җимерү”, “Хәрбиләргә вәгъдә ителгән фатирларны кая куйдыгыз?” дигән шигарьләр астында үтте. Чарада вазифаларыннан киткән һәм шулай ук бүген хезмәттә булган хәрбиләр дә катнашты. Хәрбиләргә вәгъдә ителгән, әмма бирелмәгән торак мәсьәләсе дә күтәрелде.

Бу чараны “Хәрбиләрнең хокукларын яклау” җәмәгать шурасы оештырды.
XS
SM
MD
LG