Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры сәхнәсе кунак артистларга бирелде


Г.Камал театрының "Бабайлар чуагы" спектакленнән бер күренеш
Г.Камал театрының "Бабайлар чуагы" спектакленнән бер күренеш

Якын арада Камал сәхнәсе Мәскәүнең Кече театры һәм Миланның Пикколо театрларына биреләчәк.


Галиәсгар Камал театрында сезон башланып кына киткән иде, инде Казан сәхнәсе Мәскәүнең дәрәҗәле Кече драма театрына (Малый театр) бирелде.

19 сентябрьдән алып 26сына кадәр Камал театрында дөнья һәм рус классикасы дип саналган әсәрләр уйналачак. Әйтик, Мольер, Моэм һәм Островскийның мәшһүр спектакльләре куелачак.

"Арлекин, ике хуҗаның хезмәтчесе" әсәреннән бер күренеш
Татар театры күптән түгел француз режиссерын чакырып, Мольерның “Тартюф” әсәрен сәхнәләштергән иде. Инде хәзер башка әсәрдә булса да, Кече театрның Мольерны ничек кабул итүен күрү мөмкинлеге ачылды. Театр сөючеләр Мольерның "Ялган авыру" (“Мнимый больной”) әсәрен күрде.

Кече театрның спектакльләренә билетлар сатылып беткән диярлек.

Г.Камал театры сәхнәсен Италиянең Милан театры да яраткан. Казанда чыгыш ясарга бина сайлаганда, итальяннар шушы театрда туктаган.

“Пикколо театро ди Милано” Казанда 8 һәм 9 октябрьдә Карло Гольдонинең “Арлекин, ике хуҗаның хезмәтчесе” кебек танылган әсәрен күрсәтәчәк. Бу әсәр театрда 1947 елдан бирле бара икән.

Бу гастрольләр Русия һәм Италиянең бер-берсендә үткәрелгән чаралар елы кысаларында оештырыла һәм шушындый зур һәм кыйммәтле проектны оештыруга ике илнең мәдәният министрлары һәм хөкүмәтләре ярдәм иткән.

"Татар-информ" агентлыгында Милан театрына багышланган матбугат очрашуында тамашачы зәвыгы мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге көндә тирән фәлсәфи темалар күтәрмәгән эстрада җырчыларының театрга караганда күбрәк тамашачы җәлеп итүе сер түгел.

Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова: "Советлар заманындагы кебек басым ясап, тамашачыларны тәрбияли алмыйбыз, бары тик дөньядагы иң яхшы әсәрләргә якынайтып кына зәвык тәрбияләп була", диде.

Италия театрының гастрольләр планы
Италия театрының әсәрләренә билетлар Мәскәүдәгедән күпкә арзанрак булыр дип көтелә. Шуңа оештыручылар билетларны Казаннар гына түгел, Мәскәү һәм күрше шәһәрләрдән килгән тамашачылар алыр дип көтә. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, билетлар 800 дән алып 4 мең сумга кадәр торачак.

Ә Камал театры артистлары үз тамашачыларын октябрь уртасында көтә. 15 октябрь көнне "Йөзек кашы" драмасы күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG