Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның "Бердәмлек" газеты Казан кушымтасын чыгара


Рәфкат Әһлиуллин
Рәфкат Әһлиуллин

Менә дүрт ай инде Самарда чыга торган “Бердәмлек” газеты Казан әзерләгән атналык кушымтаны биреп бара. Укучылар тарафыннан кушымта ничек кабул ителгән? Шул турыда мөхәррир Рәфкат Әһлиуллин белән әңгәмә тоттык.


– Кушымта чыгарыр өчен Казан белән озак сөйләшүләр алып барырга туры килде.

Әлегә ул аена бер генә мәртәбә чыга. Яңа елдан башлап, атна саен чыга башлаячак. Хәбәрләрне “Шәһри Казан” редакциясе әзерли. Барлык чыгымнарны үз өстенә Татарстан ала.

Кушымта газетыбызны җанландырып җибәрде. Басманың рухи офыгы киңәйде. Укучыларыбыз шунда ук яңалыкка игътибар иттеләр. Куанып каршы алдылар. Шул ук вакытта кушымта Татарстанның да абруен арттыра.

Русиядә чыга торган басмалар арасында “Бердәмлек” ниндирәк урында тора?

– Самар өлкәсе татар газеты “Бердәмлек” дүрт мең данә булып тарала. Бүгенге көн өчен бу зур тираж. Казан, Уфадан соң без өченче урында. Тотрыклы укучыларыбыз бар.

Татарның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Татар көчәячәк. Татар – җир кешесе. Ходай Тәгалә адәмне җирдә яшәргә яраткан. Җирсез кеше яши алмый. Әле йөз ел дәвамында татар газетын укучы булачак.

Татарстан яшәр! Татарстан яшәгәндә татар яшәр. Татарстан хөкүмәтенә Самар татарларыннан олуг рәхмәтебез.

Татмедиа белән төзелгән килешүдә кушымтада төбәк материалларын бирү каралганмы?

– Ул каралган. Төбәкләрдәге иң кызык хәбәрләр дә кушымтада урын ала.

Сез – “Азатлык” радиосы тыңлаучысы һәм укучысы. Радионың эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Интернетта тыңлыйм һәм укыйм. “Азатлык” татарга кирәк. “Азатлык” хәбәрләрне беренче булып бирә. “Азатлык” маркасын тота һәм ул киләчәктә дә татарга кирәк булачак, дип саныйм.
XS
SM
MD
LG