Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлау алды кампаниясе башланды


Һөнәри берлекләр оештырган урам җыены, 20 сентябрь 2011 ел, Казан
Һөнәри берлекләр оештырган урам җыены, 20 сентябрь 2011 ел, Казан

Сайлау алды көрәше башланып китү белән сәяси тормыш күзгә күренерлек итеп җанланып китте: урам җыеннары, корылтайлар, төрле белдерүләр әледән-әле ишетелеп тора.


Хакимият фиркасенең җирле бүлеге үзенең сайлау алды көрәшен башлавы турында рәсми төстә узган җыелышында игълан иткән иде. Башка фиркаләр да җанланып китте. Мәсәлән, алар “Бердәм Русия”гә каршы берләшеп, сайлауларда хәрәмләшүгә каршы бергәләп хәрәкәт итмәкче.

Бу көннәрдә Татарстандагы хакимият фиркасе делегатлары “Бердәм Русия”нең Мәскәүдәге корылтаена барырга җыена. Хәзер фирканең җитәкчелегендә Думага барачак намзәт исемлекләре карала.

Татарстанда сәясәт белән кызыксынучылар исемлек башында кемнең торуы һәм исемлектә нинди яңа исемнәр күренүе турында баш вата. Чөнки хакимият фиркасенең югары җитәкчелеге сәхнәгә яңа кешеләрнең чыгачагы турында әйтеп килә.

Татарстан праймеризларында җиңүчеләрдән булган зур түрәләрнең депутатлыктан баш тартып гариза язуы билгеле.

Фирканең җирле җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә 20 урынның 4есен "Халык фронты"ның төбәк шурасына керүчеләргә бирергә вәгъдә иткән иде. Күпләрнең бу исемнәрне беләсе килә, әмма әлегә рәсми чыганаклар сер саклый.

Дүшәмбе көнне автомобильчеләр хокукларын яклаучы һөнәри берлек 300дән артык кеше катнашлыгында бензин бәяләренең күтәрелүенә каршы чара үткәрде. Алар хөкүмәт бинасы каршына басып, оппозицион хәрәкәт булып күренергә теләсә дә, Татарстандагы һөнәри берлекләр федерациясенең республикадагы хакимият фиркасенең төп таянычы булуы билгеле.

Инде "Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге дә үз корылтаена намзәтләрен сайлады һәм декабрьдәге тавыш бирүгә әзерләнү мәсьәләсен тикшерде. Узган шимбә көнне фирканең җыелышы үтте. Андагы сәясмәннәр оппозицион көчләр белән берләшү ягын карый икән.

Хакимият фиркасенә каршы берләшү

"Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге корылтаенда сүз тавыш бирү вакытында һәм аларны санаганда хәрәмләшүләрне булдырмау максатында берләшү турында барды.

Һәр фирка сайлау урыннарына үз күзәтүчеләрен утыртырга тырыша, сайлау комиссиясенә дә фиркаләрдән вәкилләр кертелә. “Гадел Русия”леләр шушы армиягә өмет итә дә инде.

Шушындый килешү төзергә коммунистлар да, “Яблоко”ның җирле бүлекчәләре дә каршы түгел. Аның шартлары турында сөйләшүләр башланган, дип яза “Коммерсант” газеты.

Бары ЛДПР җирле бүлеге генә берләшергә теләми икән, әмма барыбер сайлауларда оппозицион көчләрнең күзәтүчеләре белән хезмәттәшлек итүен таный.

Оппозицион фиркаләр, хәрәмләшүләр күбесенчә “Бердәм Русия” файдасына оештырыла дип саный, шуңа бу фиркане килешүенә кертергә теләми.

Ә бит нәкъ менә хакимият фиркасе 2010 елдагы муниципаль сайлауларда “Гадел сайлаулар өчен” дигән килешү төзү башлангычын күтәреп чыккан иде. Ул вакытта аны, берничә партиядән кала, күп кенә фиркаләр яклап чыкты.

Грачев урам җыеннары белән яный

Шул арада Татарстанның элекке депутаты, соңгы дистә елда Думада утырган Иван Грачев республикага килеп, берничә белдерү ясап китте.
“Бизнес онлайн” газеты укучылары сорауларына җавап биргәндә, ул эшмәкәрләрнең социаль салымга каршы чыгуын искә төшерде һәм яңа чаралар белән янады.

Мәсәлән, ул, октябрь уртасында Русия буйлап урамнарга 100 меңләп эшмәкәр чыгарачакбыз, дип белдерде. Кече бизнес вәкилләренә бу юлы такси канунына каршы чыгучылар да кушылачак, ди ул.

Иван Грачев үзенең никадәр республика өчен тырышуы турында сөйләп, “Бердәм Русия” фиркасен тәнкыйтьләп чыкты.
XS
SM
MD
LG