Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте халыкны машиналардан шәһәр транспортына күчермәкче


Мәскәүдә бүген «Машинасыз шәһәр» дигән чара уза. Ул «Шәһәр - кеше өчен яшәү тирәлеге» дигән бөтендөнья чара кысаларында оештырылды.

Кала хакимияте бер көнгә генә булса да халыкны машиналарны кулланмаска чакыра. Бу чарага күбрәк кеше җәлеп итәр өчен шәһәр транспортында йөрү бәяләре бүген ике тапкырга киметелеп 13 сумга гына калдырылды.

Түрәләр халыкка үзләре үк үрнәк күрсәтә башлады. Мәсәлән, Мәскәү экология департаменты башлыгы Антон Кульбачевский эшкә велосипедта килде.

Хәер, күпчелек мәскәүлеләр эшкә җәяү яки велосипедта килүдән баш тартты: шәһәрдә иртән үк гадәттәгечә зур бөкеләр барлыкка килде.

Статистика буенча, һава пычрануының 90 проценты автотранспорт эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга.
XS
SM
MD
LG