Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстанга ярдәм өчен үз шартын куя


Август аенда Пакстанның Мултан шәһәрендә демонстрациячеләр АКШ әләмен яндыра
Август аенда Пакстанның Мултан шәһәрендә демонстрациячеләр АКШ әләмен яндыра

АКШ Сенатының Акча бүлү комитеты Пакстанга ярдәмне аның экстремистик төркемнәргә каршы көрәшенә бәйли.

Бу үзгәреш хөкүмәттәге югары рәсмиләр басымы нәтиҗәсендә булырга охшый. Алар Исламабадны Һаккани террор челтәре белән бәйләнешләрен өзәргә чакыра. Талибанның бер канаты булган әлеге төркем Әфганстанда зур террор һөҗүмнәре оештыруда шикләнелә.

АКШ Сенатының Акча бүлү комитеты Пакстанга матди һәм иминлек ярдәмен аның сугышчан төркемнәргә каршы көрәштә хезмәттәшлегенә бәйләргә булды. АКШ әлеге төркемнәрнең берсе Һакканины бу айда Кабулда АКШ илчелегенә ракета белән һөҗүм итүдә гаепли.

Комитетның чәршәмбе көнне матбугатка чыгарган белдерүендә болай дип язылган. “Канун Пакстанга ярдәм чикләүләрен кырыслата, Пакстан хөкүмәтенә барлык ярдәм аның Һаккани челтәренә, әл-Каидәгә һәм башка террорчы оешмаларга каршы хезмәттәшлегенә бәйле булачак”

Чәршәмбе көнне хупланган әлеге карарда 2012 елда Пакстанга биреләсе матди ярдәм күләме билгеләнми, бу эш президент Барак Обамага калдырылган. Комитет карары хәзер тулы Сенатта расланырга тиеш. Шулай ук аның Вәкилләр Пулатының да бу турыдагы кануны белән килештерелүе шарт.

Комитет Пакстан хәрбиләренең террорга каршы чаралары өчен 1 миллиард доллар бүлергә карар итте. Әмма бу акчаны бирү Исламабадның Һаккани, әл-Каидә һәм башка сугышчан төркемнәргә каршы ничек көрәшүенә бәйле булачак.

Күптән түгел АКШ хөкүмәтендәге югары җитәкчеләр Исламабадны Һаккани төркеме белән бәйләнешләрен өзәргә чакырган иде. АКШ саклану министры Леон Панетта, Берләштерелгән хәрби идарә башлыгы Майк Мюллен Пакстанның төп күзләү агентлыгын Һаккани төркеме белән барлык бәйләнешләрне өзәргә, стратегик максатлар өчен экстремистик төркемнәр белән хезмәттәшлек итүне туктатырга чакырды.

Мюллен Вашингтонда Карнеги вакыфында чыгыш ясап күптән түгел Пакстан хәрбиләре башлыгы генерал Пәрвәз Каяни белән тәфсилле сөйләшү үткәргәнлеген һәм аны Һаккани челтәреннән читләшергә чакырганлыгын әйтте.

Майк Мюллен
“Хаккани челтәреннән читләшү зарурлыгы бар, бигрәк тә Пакстанның ИСИ күзләү хезмәтенең Һакканидан читләшүе, башка оешмалар аша сугыш алып баруны туктатуы зарур. Шуннан башка безнең гомуми тырышлыкларыбызның уңышка ирешүе мөмкин түгел. Пакстан белән мөнәсәбәтләр бик тә мөһим. Элегрәк без Пакстаннан чыгып киткән идек. Пакстаннан чыгып китеп, Әфганстаннан чыгып китеп безнең хәзер нинди хәлгә җиткәнлегебезгә карагыз”, - диде Мюллен.

Аның әйтүенчә, Пакстанның бу яшерен оешмасы экстремистик оешмалар белән хезмәттәшлеген инде күптәннән бирле дәвам итә һәм Пакстанның мондый стратегияне үзгәртүе зарур.

Ул шулай ук бу елның 11 сентябрендә Әфганстанның Вардак виләятендә АКШ хәрби базасына булган һөҗүм артында Һаккани торганлыгына шиге булмавын әйтте. Һөҗүмдә 77 АКШ хәрбие яраланган иде. Кабулда 13 сентябрьдә АКШ илчелегенә булган һөҗүм артында да Һаккани тора диде ул.

Әфганстанның югары җитәкчеләре исә сишәмбе көнне Кабулда илнең элекке президенты, Дәүләт солых шурасы башлыгы Борһанетдин Раббаниның үтерелүе артында да Пакстанның әлеге яшерен хезмәте тора дип исәпли.

Рахман Мәлик
Раббани Талибан белән сөйләшүләр өчен җаваплы төп җитәкче иде.

Әмма Пакстан эчке эшләр министры Рахман Мәлик Пакстанда Һаккани челтәре булуын кире кага.

Чәршәмбе көнне Исламабадта АКШ Федераль тикшерүләр идарәсе башлыгы Роберт Мюллер белән очрашуда Мәлик Пакстан: террорга каршы сугышның алгы сызыгында сугыша һәм Пакстан хөкүмәте үз җирен беркайдагы террор гамәлләре өчен дә файдалану мөмкинлеге бирми диде.
XS
SM
MD
LG