Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" сайлау алды корылтаен башлап җибәрде


Мәскәүдә бүген «Бердәм Русия» фиркасенең корылтае үтә. Ул 2 көн дәвам итәчәк. Җыелышта 1300 кеше катнаша. Алар 6 секцияләргә бүленеп ил үсешенең иң мөһим юнәлешләре турында сүз йөртәчәк. Бүген делегатлар фирканең «Халык програмы» турында фикер алышачак һәм аны кабул итәчәк.

Шимбә көнне корылтай Мәскәүнең «Лужники» спорт сараенда дәвам итәчәк. Анда сайлау исемлеге расланырга тиеш.

«Бердәм Русия» башлыгы Владимир Путин җыелышның ике көнендә дә катнашыр дип көтелә. Президент Дмитрий Медведев исә беренче көнендә генә булачак.

«Бердәм Русия» сайлау алды исемлеген җитәкләүчегә килгәндә, бу вазыйфаны үзенә Дмитрий Медведев алырга мөмкин. Путин исә бу исемлектә икенче булачак. Бу турыда gazeta.ru сәхифәсе үзен ачыкларга теләмәгән чыганакка таянып хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG