Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кениядә Нобель тынычлык бүләге иясе Вангари Маатаи вафат булды


Нобель тынычлык бүләге иясе Вангари Маатаи
Нобель тынычлык бүләге иясе Вангари Маатаи
Кения башкаласы Найроби хастаханәсендә Нобель тынычлык бүләге иясе, әйләнә-тирәне әүзем яклаучысы Вангари Маатаи 71 яшендә вафат булды. Маатаи озак еллар дәвамында яман шеш авыруы белән чирләде.

Маатаи 2004 елда Нобель тынычлык премиясен алган беренче Африка хатыны буларак күпләрнең исендә калган. Ул табигатьне яклаучы «Яшел билбау» хәрәкәтенә нигез салган кеше. Әлеге хәрәкәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1997 елдан бирле Африка буенча миллионнарча агач утыртылды.

Маати берничә ел дәвамында Кения парламентының әгъзасы иде. Анда ул министр вазыйфасын башкарды.
XS
SM
MD
LG