Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Анкваб Абхазия президенты вазыйфасына кереште


Александр Анкваб
Бүген Сухумидә Абхазия президенты вазыйфасына рәсми рәвештә Александр Анкваб кереште.

Интерфакс хәбәр иткәнчә, инаугурация тантанасына Русиядән яңа гына Федерация шурасы башлыгы итеп билгеләнгән Валентина Матвиенко катнашты.

Александр Анкваб 26 августта вакытыннан алда узган сайлауларда җиңеп чыкты. Әлеге сайлаулар җөмһүриятнең элекке башлыгы Сергей Багапш вафатыннан соң уздырылды.
XS
SM
MD
LG