Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рус телле тамашачыны яуларга әзерләнә


Иран рус телендә яңа иярчен телеканал булдырачак. Әзерлек эшләре инде башланып та киткән. Яңа канал элекке Советлар берлеге җөмһүриятләре өчен тапшырулар күрсәтер дип көтелә.

Иранның мәгълүмат өлкәсендәге яңа адымнары турында дәүләт телерадиоширкәте (IRIB)-нең башлыгы Әзатолла Заграми белдерде.

Бу көннәрдә генә ул Киевта эш сәфәре белән булып киткән иде, дип хәбәр итә BBC телеканалы. Анда Заграми Украина киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар үткәрде. Аларга рус теленә тәрҗемә ителгән Иран фильмнары, телесериаллары һәм мультфильмнары күрсәтелде.

"Украина тамашачыларында болар барысы да уңай тәэсир калдырды", ди Иран телевидениесе җитәкчесе. Бу хәл аңарда, күрәсең, рус телле аудиторияне җәлеп итү теләген ныгытып та куйды. Иранга кайткач, Заграми бүгеннән башлап рус телле телеканал булдыру – IRIBның мөһим эшчәнлекләренең берсе булача, дигән белдерү ясады.

Иранның инглиз телле Press TV каналы
Яңа телеканал Тәһранда урнашкан студияләрнең берсеннән, Европа иярчен системы ярдәмендә эфирга чыгачак. Ул Иранның чит ил тамашачылары өчен махсус әзерләнгән дүртенче каналы булыр дип көтелә.

Элегрәк Тәһранда инглиз телле Press TV һәм гарәпчә Әл-Галәм каналлары эшли башлады. Узган августта исә испан телле тамашачылар өчен әзерләнгән Hispan TV эфирга чыкты.

Әзатолла Заграми сүзләренә караганда, бу каналларның барысы да ислам җөмһүриятенең тормышын һәм идеологиясен дөньяга чагылдыру өчен хезмәт итә.

Иран үз медиа кырын музыка өлкәсендә дә киңәйтергә тели. Гәрчә мөселман дөньясында музыкага мөнәсәбәт бертөрле булмаса да. Кайбер ислам галимнәре аны мөселман өчен рөхсәт ителмәгән әйбер дип саный, кайберләре исә бу мәсьәләдә төгәл бер карарга әлегә килә алмады.

Иранның испан телле Hispan TV каналы сәхифәсе
Иранда ачылырга торган канал җирле MTV буларак игълан ителсә дә, анда бары тик иран музыкасы гына яңгыраячак. Аның исеме әлегә шартлы рәвештә “Ираннар” (“Иран кешеләре”) дип куелган. Канал хосусый булачак. Шуңа карамастан, аңа дәүләт тарафыннан чит ил музыка телеканалларына каршы тору вазифасы йөкләнгән.

Әйтергә кирәк, хәзер ираннарның зур бер өлеше башка ил каналларын тыелган иярчен тәлинкәләре ярдәмендә карый.

Шул ук вакытта Иран мәдәният министрлыгы чит ил башкаручыларын илдә рөхсәт итү-итмәү карарын нәрсәгә нигезләнеп кабул итүе төгәл билгеле түгел. Мәсәлән, кайбер көнбатыш төркемнәренең дисклары сатуда тыелган булса да, аларны рәсми дәүләт каналларында рәхәтләнеп әйләндерәләр. Тыелган җырчыларның язмаларын кара базарда табарга авыр түгел.

Яңа музыкаль канал Иранда якын өч айда эшли башлаячак.
XS
SM
MD
LG