Accessibility links

Көньяк Австралия татарлары Миңнехановтан имам җибәрүне үтенә


Австралия татарлары Татарстан президентын чәк-чәк белән каршы алды
Австралия татарлары Татарстан президентын чәк-чәк белән каршы алды

Сишәмбедә Татарстан президенты Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Миңнехановны анда җырлар-биюләр, чәк-чәкләр белән каршы алганнар.

Дүшәмбедә Сингапурда икътисади җыенда катнашкан Рөстәм Миңнеханов бер очтан Австралиягә дә барып килергә булды – сишәмбе көнне ул инде Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә иде.

Анда ул җирле хөкүмәт башлыгы Майк Рэнн (Mike Rann) белән очрашты һәм ике төбәк арасында авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләләрен тикшерде. Татарстанның Австралия белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә инде хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар - берничә ел элек Татарстан хөкүмәте аннан затлы токымлы сыерлар сатып алган иде. Шушы язда аннан тагын бер партия кайтарылды.

Бу юлы исә Казан кунаклары хезмәттәшлекне мәгариф, белгечләр әзерләү өлкәсенә дә җәелдерү ихтималларын карады, Көньяк Австралия штаты премьеры исә Татарстан башкаласының туристик мөмкинлекләре белән кызыксынуын әйтте.

Сәфәрнең эшлекле өлешеннән соң Рөстәм Миңнеханов Аделаидада яшәүче татарлар белән күреште. "Ике сәгать дәвам иткән шушы очрашу бик күңелле, җыр-биюләр белән барды", дип хәбәр итте Азатлыкка Көньяк Австралия татар җәмгыяте җитәкчеләреннән берсе Шөһрәт Вәли.

Татарстан президенты килүен бер ай алдан белгән татар активистлары бу очрашуга ныклап әзерләнгән, Казан кунакларын алар чәк-чәк, милли азыклар пешереп, инде әйтелгәнчә, җырлап-биеп каршы алган. "Җирле татарларның милли рухы шул дәрәҗәдә көчле саклануы Рөстәм Миңнеханов өчен хәтта көтелмәгән бер ачыш та булды кебек", ди Шөһрәт Вәли. Татарстан җитәкчесе бигрәк балаларның ана телендә сөйләшүен ошаткан.

“Шатлык” бию төркеме белән


Мәхәлләнең милли тормышын сүрелдерми дәвам иттерер өчен Австралия татарлары президенттан Казаннан бер имам җибәрүне үтенгән. Вәли сүзләренә караганда, ул берүк вакытта татар теле укытучысы вазифаларын да башкара алыр иде. Аделаидада үзешчән татар-башкорт мәктәбе инде бар, ул 1981 елдан бирле эшләп килә, әмма балалар анда атна азагында гына укый ала һәм гадәти дәүләт мәктәпләренә киткәч алар инглизчә күчә башлый.

"Без биредә әллә ни күп түгел, 500-ләп кенә, Татарстанга ничектер турыдан-туры зур ярдәм күрсәтә дә алмыйбыз, әмма шуңа да карамастан без Көньяк Австралия хөкүмәте белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып, аларга Татарстан мөмкинлекләрен күрсәтеп, тарихи ватаныбыз белән хезмәттәшлек итүгә этәрергә тырышабыз", диде Шөһрәт Вәли.

Көньяк Австралия хөкүмәте чыннан да татар мәхәлләсе белән тыгыз элемтәдә тора, аның әгъзалары татарлар оештырган чараларда бик теләп катнаша. Гомумән, азсанлы булуына карамастан, татар мәхәлләсе яхшы оештырылган бер җәмгыять булып тора, даими төстә милли чаралар үткәрә, җирле татарлар арасында табиблар, мөхәндисләр, эшмәкәрләр кебек дәрәҗәле вәкилләр бар.

Миңнеханов белән очрашуда йөздән артык милләттәшебез катнашкан
XS
SM
MD
LG