Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә төзеләчәк Җәмигъ мәчете өчен өч проект сайлап алынды


Финалга чыккан өч проектның берсе (Проект №2)
Финалга чыккан өч проектның берсе (Проект №2)

Кырымның Акмәчет шәһәрендә төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең проектлары каралды. Тәкъдим ителгәннәр арасында өчесе җиңүче итеп билгеләнде. Бу турыда Кырым Диния нәзарәте хәбәр итә. Озак еллар дәвамында шәһәрдә мәчет булдыру өчен көрәшкән кырымтатарлары хәзер инде хыялларын тормышка ашыру өчен акча эзли.

Сайлап алынган проектлар буенча Комиссия әгъзаларының карары гади халыкның фикере белән тулысынча диярлек туры килде. Моннан соң да белгечләр җәмәгатьчелек бу эшләрдә әүзем катнашыр дип өметләнә. Бүгеннән үк теләгән кеше әзер проектлар буенча фикер-тәкъдимнәрен интернет аша cami@qirimmuftiyat.org.ua адресына язып белдерергә мөмкин.

Яңа мәчетне төзү өчен проектлар конкурсы июнь аенда игълан ителгән иде. Анда Кырым, Казахстан һәм Төркиядән 11 архитектор катнашты. Төзелеш мәсьәләләр буенча Күзәтү шурасы үз карарын бу көннәрдә чыгарды.

Яңа мәчет 4 манарадан торачак. Ул үз эченә 4 мең кеше сыйдыра алырлык булыр дип көтелә. Анда гыйбадәтханәдән тыш мөселман кафелары, ял итә торган урыннар, фонтаннар һәм машиналар өчен ышык урыннар да каралган.
Финалга чыккан өч проектның берсе (Проект №4)


Мәчеткә алып барган юл ун елга сузылды

Кырым татарлары автономиянең башкаласы Акмәчеттә гыйбадәтханә төзү өчен ун елга якын көрәште. Җирле хакимият бу изге эшкә һәрвакыт аяк чалып килә иде. 2004 елда Акмәчет шәһәр шурасы мөселманнар өчен каланың читендәрәк урнашкан Ялта урамында 2,7 гектар җир бүлеп биргән иде. Ләкин соңрак депутатлар әлеге карарларыннан баш тартты.

Моның белән килешмәгән мөфтият мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Хәтта Украина Югары мәхкәмәсенә үк барып җитте. Ләкин аның карары уңай булса да, бу мәсьәлә хәл ителми килде. Шәһәрнең элекке башлыгы Геннадий Бабенко, хәзерге мэры Виктор Агеев та мәхкәмә карарына карамыйча матбугатта бу урында мәчет төзелмәячәк дигән белдерүләр ясый иде хәттә. Тик бу эшкә Кырымның Министрлар шурасы рәисе Василий Джарты керешкәч кенә, мәчет өчен җирне ниһаять аерып бирделәр.

Алдагы максат – мәчет өчен акча табу

Мәчет урынын алу максаты белән 2006 елда кырымтатарлар «Мәчет төзелешенә һәрбер кешедән – бер таш!» дигән акцияне үткәреп, бу урынга 120 меңнән артык таш китереп куйганнар иде. Бу ташлар мәчет төзеләчәк урында хәзер дә тора. Ләкин яңа Җәмигъ мәчете буласы урынга беренче таш тантаналы рәвештә быелның 3 мартында гына куела.

Проектның гомум бәясе 10 миллион долларны тәшкил итә. Ләкин акчаның күп өлеше әлегә җыелып бетмәгән. Мөфтият аны иганәчеләр һәм инвесторларны җәлеп итү юлы белән табарга ният итә. Мәчет төзелеше өчен үз акчасын кертергә теләүчеләр өчен Кырым Диния нәзарәте махсус хисап та ачып җибәргән.

Соңгы хәбәрләргә караганда, төзелеш эшләре киләсе елдан башланырга тиеш.
Финалга чыккан өч проектның берсе (Проект №7)
XS
SM
MD
LG