Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Үзбәкстан белән якынаерга тели


Вашингтонда Үзбәкстан халык хәрәкәте Кәримовка протест белдерә. 28 сентябрь, 2011.
Вашингтонда Үзбәкстан халык хәрәкәте Кәримовка протест белдерә. 28 сентябрь, 2011.

Әфганстандагы халыкара көчләргә йөк ташу юлында урнашкан Пакстанда хәлләр начараю белән Вашингтон Үзбәкстанга игътибарны арттыра.

Кушма Штатлар белән Пакстан арасында мөнәсәбәтләр начарайганнан начарая барганда, Вашингтонның террорга каршы сугышта төбәктәге төп беректәше урынын Үзбәкстан алырга мөмкин дигән фаразлар ешрак ишетелә башлады. Кеше хокукларын яклаучылар исә, Вашингтонны геостратегик мәнфәгатьләр хакына Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның хокук бозуларына күз йомуда гаепли.

Чәршәмбе көнне Ак Йорт АКШ президенты Барак Обаманың Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовка шалтыратып Үзбәкстан бәйсезлегенең 20 еллыгы уңаеннан котлаганлыгын раслады.

Телефон шылтыратуы бәйрәмнән соң бер ай узгач кына, булса да, котлау хатын Обама 3 сентябрьдә үк язган булган. Әлеге хатта АКШ президенты Үзбәкстан белән якынрак мөнәсәбәтләр урнаштыруга өметләнүен белдерә.

Телефон шылтыратуы бәйрәмгә туры килмәсә дә, кеше хокукларын яклау оешмалары АКШ хөкүмәтен Кәримов хакимиятенә хәрби ярдәмне яңарту планыннан баш тартырга чакырып мөрәҗәгать юллаган көнгә туры килде. Бу оешмалар арасында Amnesty International һәм Human Rights Watch кебек шактый абруйлы төркемнәр дә бар.

Соңгы арада еш кына Вашингтонны геостратегик мәнфәгатьләр хакына Кәримовның Үзбәкстанда кеше хокукларын бозуларына күз йомуда гаепләүләр еш ишетелә.

Jane’s мәгълүмат төркеменең Русия һәм БДБ белгече Лилит Геворгьян: “Әлбәттә, Пакстанда хәлләр начараю белән АКШ һәм НАТО башка мөмкинлекләрне эзли. Соңгы елларда Пакстан юлларында иминлек һәм ышанычлылыкның акрынлап кими баруы күзәтелә һәм әлбәттә бу АКШ белән НАТОны Үзәк Азиядәге мөмкинлекләрне күздән кичерергә мәҗбүр итә”, - ди.

Сүз Әфганстанда Талибанга каршы сугыш алып баручы халыкара көчләргә сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм азык ташу юллары турында бара.

Манас хәрби һава аланында АКШ очкычы
Әлегә АКШның Үзбәкстанда бернинди хәрби ныгытмасы да юк. Әмма, Геворгьян фикеренчә, бу яктан караганда Кыргызстан Үзбәкстаннан күпкә мөһимрәк. Анда Манас хәрби һава аланында АКШның йөк транзиты базасы урнашкан.

Шулай да, Геворгьян киләчәкне уйлап эш иткәндә, Үзбәкстан шактый мөһим ил ди. Аның әйтүенчә, Кыргызстаннан аермалы буларак, Үзбәкстанның Әфганстан белән уртак дәүләт чиге бар, йөкне машина белән дә ташып була һәм транспорт бәясе Кыргызстан белән чагыштырганда күпкә арзанрак булачак.
XS
SM
MD
LG