Accessibility links

Русия Үзәк сайлау комиссиясе ЛДПР сайлау исемлеген теркәмәде


Русия Үзәк сайлау комиссиясе ЛДПР-ның сайлау исемлеген теркәүдән баш тартты. Фирка тәкъдим иткән исемлектә хаталар табылган.

Мәсәлән, анда күрсәтелгән ике кешенең яшәү урыны дөрес күрсәтелмәгән, башка ике кешенең паспорты гамәлдән чыккан. Бу җитешсезлекләрне төзәтү өчен ЛДПР-га өч көн вакыт бирелде.

Үзәк сайлау комиссиясенең бүгенге утырышында шулай ук “Правое дело” фиркасе намзәтләренең федераль исемлеге кабул ителде. Әлеге вакытта комиссия “Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия” документларын карый.
XS
SM
MD
LG