Украинаның элекке премьер-министрына хөкем карары 11 октябрьдә игълан ителә башлаячак. Бу турыда Киевның Печера мәхкәмәсендәге процесста рәислек иткән хөкемдар Родион Киреев белдерде.
Тимошенко исә бүген соңгы сүзен әйтүдән баш тартты. Әлеге чыгышын әзерләү өчен ул дүшәмбегә кадәр вакыт сораган иде. Хөкемдар исә экс-премьерның бу үтенечен кире какты һәм соңгы сүзне әзерләү өчен ике генә сәгать вакыт бирде.
Кичә мәхкәмә бәхәсләрендә катнашкан вакытта Тимошенко аңа хөкем карары инде күптән әзерләнгән дип белдерде.
Прокурок мәхкәмәдән Тимошенконы 7 елга иректән мәхрүм ителүен сорый.
Украина экс-премьеры Русия белән газ килешүләрен имзалаганда вәкаләтләрен үз файдасына куллануда гаепләнә. Тимошенко боларны кире кага һәм сәяси сәбәпләр аркасында гына эзәрлекләнүе турында әйтә.