Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 ел Нобель бүләге ияләрен игълан итү башлана


Нобель бүләге
Нобель бүләге
Стокһольм – Киләсе атнада 2011 елның Нобель бүләге ияләре игълан ителә.

Беренче булып 3 октябрь дүшәмбе көнне физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк иясе игълан ителәчәк.

Тынычлык бүләге иясе 7 октябрь җомга көнне игълан ителә. Бу бүләк тирәсендә быел бик күп бәхәсләр бара.

Ослодагы Тынычлык институты белгече Кристиан Һарпвикен фикеренчә, быелгы бүләк Тунис һәм Мисыр күтәрелешеннән башланган һәм башка гарәп илләренә таралган Гарәп Язы дип аталган хәрәкәт артында торучыларга биреләчәк.

Бу уңайдан Мисыр активисты Исра Фаттаһ, Тунис блогеры Лина Мһенни исемнәре телгә алына.

Ихтимал намзәтләр арасында Русиянең Мемориал оешмасы һәм Германиянең элекке канцлеры Һельмут Коль да бар.
XS
SM
MD
LG