Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләре билгеле булды


Нобель бүләге ияләре Брюс Бётлер (с), Җүл Һоффман һәм 3 көн элек кенә вафт булган Ральф Стейнман
Нобель бүләге ияләре Брюс Бётлер (с), Җүл Һоффман һәм 3 көн элек кенә вафт булган Ральф Стейнман
Стокһолмда медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләре игълан ителде. Алар америкалы Брюс Бётлер, Люксембургта туган Җүл Һоффман һәм Канададан чыгышлы Ральф Стейнман. Галимнәр иммунология өлкәсендәге казанышлары өчен бүләккә лаек булдылар.

Быел башка еллардагы кебек Нобель бүләгенең күләме - 10 миллион швед кронасы яки 1 миллион евро.

Әлеге акчаның яртысы Бойтлер һәм Һоффманга тумыштан бирелгән иммунитетның үсеше өлкәсендәге ачышлары өчен бирелә.

Бүләкнең икенче яртысын дендрит күзәнәкләрен ачкан һәм аларның яраклашу иммунитетындагы ролен өйрәнгән АКШ-тагы Рокфеллер университеты профессоры Ральф Стейнман алырга тиеш иде. Ләкин Associated Press агентлыгына университетта хәбәр итүләренә караганда, Стейнман 30 сентябрь көнне медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләрен игълан иткәнгә 3 көн калганда вафат була.

Нобель бүләге тантаналы рәвештә Стокһольм һәм Ослода 10 декабрьдә тапшырылачак. Ул көнне бүләккә нигез салган мәшһүр уйлап табучы, сәнагатьче, тел белгече, фәйләсүф һәм һуманист Альфред Нобель (1833-1896) вафат булды.
XS
SM
MD
LG