Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамыктан гүзәллек тудыручы Оренбур кызы


Эльвина Идиятуллина мастер-класс күрсәтә
Эльвина Идиятуллина мастер-класс күрсәтә

Түбән Новгородта үткән “ Яшь сәләтләр” бәйгесендә Оренбур төбәгенең татарлар күпләп яшәгән Жёлтый авылының 11 сыйныф укучысы Эльвина Идиятуллина бәйләгән челтәр шәл Гран-прига лаеклы дип табылды. Кызның оста куллары Кәрван-Сарай сурәтен шәлгә төшергән.


Җиңү яулаганнан соң Оренбур сәнгать колледжы cтудентларына Эльвина Идиятуллина мастер-класс күрсәтте. “Менә шулай җиңел үтә”, дип зур челтәр шәлне балдак аша үткәрде.

Гран-при яулаган паутинканың (челтәр шәлнең) рәсеме Оренбурның ике брендына туры килә: аларның берсе Оренбур шәле, икенчесе Кәрван-Сарай.

Эльвина бәйләгән шәл
“Кәрван-Сарайны мин рәсемнән карап бәйләдем. Метр ярымга метр ярым бәйләнгән шәлнең авырлыгы барлыгы 120 грамм. Мин аны ике атна эчендә бәйләдем, ә болай аена өч-дүрт челтәр шәл бәйлим”, дип сөйләде яшь оста.

Могҗиза, ләкин әлеге тигез рәсемнәрне Эльвина бернинди сызымнарсыз бәйли, аның җилкәсендәге нәфис челтәр шәлнең дә күләме ике метрга ике метр, ә авырлыгы барлыгы 200 грамм тирәсе, озакламый бу матурлык шәһәрнең сәнгать музееның коллекциясен бизәр.

“Яшь сәләтләр” декоратив-кулланма һәм халык сәнгатенең Бөтенрусия бәйгесе тагы бер тапкыр Оренбур шәленең могҗиза булуын раслады. Жюри әгъзалары әлеге эшне иң яхшысы дип тапкан һәм бу челтәр шәлне гади бер кыз бәйләгән икәнен белеп аптырашка калган.

Шулай да бу нәселдән-нәселгә бирелгән сәләт. Эльвина Идиятуллина – төбәктә нәфис мамык шәлләр бәйләү белән дан тоткан Шәфиковлар нәселеннән, энәләр белән мамыктан гүзәллекне тудыручыларның иң кечесе.

Рима Якупова студентлары белән
Кызның апасы - Рима Якупова, Русия рәссамнары берлеге әгъзасы, шәһәрнең сәнгать колледжы студентларына мамык шәлләр бәйләүнең серләренә өйрәтә. Мондый бүлек Русиядә бердәнбер. Алты яшьтән кулларына энә алган кызларның эшләре җиңүләр яулый.
Рима Якупова бу хакта болай диде:

“Шәфиковлар нәселеннән булган шәл бәйләүче 12 кеше бар. Шуларның берсе – Эльвина, ул кеше яшьтән ук төрле күргәзмәләрдә катнашып килде. Ниһаять, зур җиңүгә иреште”.

Ә инде Оренбур сәнгать колледжы студентларына Эльвина Идиятуллинаның мастер-класс күрсәтүе – үзе белгәннәрне башкаларга да өйрәтү теләге.
XS
SM
MD
LG