Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Өлкәннәр көне үтте


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Татар мәдәни үзәге бинасында узган әлеге зур чараны “Милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәге” үткәрде.


Тамаша “Симбирцит” исемле урыс ансамбле чыгышы белән башланып китте. Милләтара дуслыкны ассызыклау өчендер инде, бу коллективта татардан да алты кеше катнаша икән: ике бабай һәм дүрт әби.

Алардан соң Татар мәдәни үзәгендә эшләп килүче “Мирас” ансамбле солисты Иршат Алиәкбәрев татар моңын тәкъдим итте.

Концерт урыс, татар, чуаш, мукшы (эрзә) чыгышлары белән чиратлашып барды. Шулай ук әрмән, азәри диаспорасы вәкилләре һәм казаклар төркеме дә үз мәдәниятләре белән таныштырдылар.

Тамашада татар мәдәниятенә да ярыйсы гына урын бирелгән иде. Мәдәни үзәк каршында эшләп килүче Алсу Әлмәтева җитәкчелегендәге нәниләр төркеме тирән тәэсирле булды.

Өч сәгатьтән артык барган тамашада урыс, чуаш, мукшы (эрзә) җыр-биюләре дә күп булды. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Светлана Чернова җитәкчелегендәге чуаш балалары ансамбле, Александр Чурбанның өлкәннәр коллективы зур алкышларга лаек булдылар.

Концертка Декабрина исеме белән тәкъдим ителгән ханым “Голосок России” дигән җыр белән нокта куйды.
XS
SM
MD
LG