Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин элекке СССР илләрен “Евразия берлегенә” чакыра


Назарбаев(с), Путин, Лукашенко
Назарбаев(с), Путин, Лукашенко

Премьер-министр Владимир Путин Русия президенты булырга ниятен белдергәннән соң, беренче “яңгырашлы” башлангыч белән чыкты. Ул элекке совет илләрен кертеп, “Евразия берлеге” булдырмакчы. Путинның бу турыда мәкаләсе “Известия” газетында басылып чыкты.


Басманың беренче битендә урын алган мәкаләсендә Русия премьер-министры Владимир Путин “Евразия берлеген” төзергә чакырды. Ул әлегә үз эченә Русия, Беларус һәм Казакъстанны кертәчәк. Путин Русиянең әлеге ике ил белән булган Таможня берлеген мактап алды. Инде киләсе елдан сәүдә әйләнеше, эшчеләрнең килү-китүе “бик җиңел” хәл ителәчәк дип планлаштырыла. Ул бизнес өчен уңай шартлар булдырылачагын әйтте. Эшмәкәрләргә модернизация өчен акчалар кертергә тәкъдим итте.

Бу өч ил арасындагы икътисади хезмәттәшлек перспективаларын Путин “СССРны торгызу тырышлыклары” буларак бәяләмәскә чакыра. Аның әйтүенчә, бу бүгенге дөньяда бик зур көчне тәшкил итүче модель. Европа һәм Азия-Тын океаны төбәкләре арасындагы “күпер салуның” бик отышлы юлы булып тора.

Мәскәүдәге сәяси конъюктура үзәге белгече Павел Салин бу адымны сайлау алдыннан халыкка тәэсир итәргә тырышу буларак бәяли.

“Путин империяне торгызырга хыялланган сайлаучыларга яраклашырга тырыша. Күпчелек элекке империяне сагынып яши. Әлбәттә бу элекке советлар берлеге рәвешендә булмаска мөмкин. Анда Үзәк Азия, Балтыйк буе илләре һәм Көньяк Кавказ, бәлки, кермәс тә. Әмма ул барыбер элекке империягә кайтуны күздә тота. Һәм Путин бу кәефләргә җайлаша.”, ди ул.

Заманында СССР таркалуны “XX гасырның иң зур геосәяси фаҗигасе” дип белдергән Путин үткәнне кайтару турында уйлау “беркатлылык” булыр иде дип яза. Шул ук вакытта ул БДБ эчендәге проблемнарны искә ала. Барлык хыялларның тормышка ашмавын әйтә.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Николай Петров сүзләренчә, Дәүләт Думасына сайлауга әзерлек тулы көченә барганда, Путин бу мәкаләсе белән игътибарны тышкы сәясәттәге җиңүләргә юнәлтергә тели.

“Монда Русия тышкы сәясәте өчен яңалык бардыр дип уйламыйм. Мәкалә Путинның Русиянең күршеләре белән тышкы сәясәт өлкәсендә ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвен күрсәтергә теләүче символик мәгънәгә ия. Моннан тыш, бу мәкалә программа түгел, бу аның ирешкән уңышларын тәкъдим итү”, ди ул.

Путин быелның июлендә Русия, Казакъстан һәм Беларуc чигендә товар әйләнеше контроле бетерелүен искә алды. Бу исә эшлекле башлангычларны тормышка ашыру перспективаларын арттыра икән. Русия премьеры үз мәкаләсендә язуынча, хәзер Таможня берлегеннән илләр Бердәм икътисади мохиткә таба адым ясый. Бу исә 165 миллионнан артык кулланучы базарын булдыра. Моннан тыш, акчалар һәм эшче куллар ирекле хәрәкәт итә башлый.

Ул Беларус, Казакъстан, Русиянең “Бердәм икътисади мохитен” уңай бәяләде һәм элекке советлар берлеге илләре өчен “тарихи вакыйга” дип атады. Путин башка илләрне дә анда керергә чакырды. Тиздән бу илләргә Кыргызстан һәм Таҗикстан да кушылырга мөмкин.

Салин исә, Кремльгә президент булып кайтырга ашкынган Путин хакимиятнең төшә барган абруен күтәрергә тели дип саный.

“Ул хәзер бик авыр хәлдә, чөнки хакимиятнең дәрәҗәсе төшә бара, Путинның үз дәрәҗәсе дә шундый ук хәлдә. Аңа сайлаучыларга тәэсир итә торган өлкәне табарга кирәк иде”, ди ул.

Путинның абруе халык арасында әле дә югары булып кала. Халыкның 70% аны уңай бәяли. 2008 елны бу сан – 85% иде. “Бердәм Русия” фиркасенең дәрәҗәсе бик түбән дәрәҗәгә төште. Июнь аенда ул 40% тирәсе иде.
XS
SM
MD
LG