Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химия өлкәсендәге Нобель бүләге Израиль галименә тапшырылачак


Хайфа Технология институтында эшләүче галим Даниэл Шехтман
Хайфа Технология институтында эшләүче галим Даниэл Шехтман
Нобель комитеты химия өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләкне Израил галиме Даниэл Шехтманга бирү турында карар кылды. Ул квазикристаллар ачканы өчен бүләкләнә.

Быел фән өлкәсендәге ачышлар өчен бирелгән Нобель бүләкләре шуның белән тәмам. Дүшәмбе һәм сишәмбе медицина һәм физика өлкәсендәге бүләк ияләре игълан ителде.

Иртәгә, пәнҗешәмбе көнне әдәбият фәне лауреаты, ә җомга Нобель Тынычлык бүләге иясе аталачак. Икътисад өлкәсендәге бүләкнең кемгә биреләчәге 10 октябрьдә билгеле булачак.

Кешелек җәмгыяте үсеше өлкәсендәге казанышларның иң югары бүләге саналган Нобель бүләгенә швед сәнагатьчесе Альфред Нобель нигез сала. Ул 1901 елдан бирле тапшырылып килә.
XS
SM
MD
LG