Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида чәк-чәк бәйрәме үтте


Бәйрәмдәге уеннар
Бәйрәмдәге уеннар

Узган ял көнендә Омскида чираттагы чәк-чәк бәйрәме узды. Бәйрәмне гадәттәгечә шәһәр милли-мәдәни мохтариятенең “Ялкын” оешмасы яшьләре оештырды.


Чәк-чәк бәйрәмен үткәрү тәкъдиме 2008 елда III Бөтендөнья татар яшьләре форумында кабул ителгән иде. Шуннан бирле Омскида мондый бәйрәм һәр елны үткәрелеп килә.

Беренче мәртәбә яшьләр бәйрәмне Иртеш елгасы буенда, “Яшел утрау” мәдәни-ял комплексында үткәргән иделәр. Аннан соң бәйрәм шәһәр үзәгендә, музыкаль театр каршындагы мәйданда үткәрелә башлады. Яшьләр моны шәһәр үзәгендә халыкның күбрәк булуы, тамаша кылучыларның күпкә артуы белән аңлатты.

Быелгы чәк-чәк бәйрәме Ленин комсомолының 30 еллыгы исемендәге ял паркында булды. Яшьләр бәйрәмгә килгән халыкны чәк-чәк белән сыйладылар, чәй тәкъдим иттеләр, уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, кызыксынучыларны чәк-чәк пешерү ысуллары белән таныштырдылар, паркта 2 сәгатьтән артык татар моңы яңгырады.

Алып баручылар Альбина Фәхретдинова һәм Айрат Әхкәмов бәйрәм програмын кызыклы итеп төзегәннәр иде. Уеннар, бәйгеләр җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бер уңайдан яшьләр халыкны чәк-чәк белән генә түгел, башка төрле татар халык ашлары белән таныштырдылар.

Халидә ханым оныгы белән
Бәйрәмгә килүчеләрдән берәүләр, яхшы булды, рәхәтләнеп ял иттек дисә, икенчеләре аның мәгънәсен ассызыклады. Халидә исемле ханым, киләчәгебез өчен бик әйбәт чара, яшьләр өчен файдалы дигән фикер белдерде.

Өлкәнрәк яшьтәге бер агай, очраклы рәвештә генә килеп эләктем, бернинди мәгълүмат юк, татар өчен радио да, телевидение дә юк, дип ачуын да белдерде.

Бәйрәм азагында алдан игълан ителгән шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Шигырьдә “Чәк-чәк” сүзе булырга тиеш иде. Татарча белүчеләр чамалы булгангамы – шигырь язучылар 3-4 кенә кеше иде. Телне бераз бозыбрак, әмма шигырен бик кыю укып биргән яшь кенә кызга беренче урын бирелде.
Бәйрәмдәге уеннар
XS
SM
MD
LG