Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремистлыкта гаепләнгән журналистларның җәзалары йомшартылды


Айрат Дилмөхәммәтов (c) һәм Роберт Заһреев Уфаның Киров мәхкәмәсе алдында
Айрат Дилмөхәммәтов (c) һәм Роберт Заһреев Уфаның Киров мәхкәмәсе алдында

Башкортстанда экстремистлык өчен хөкем ителгән журналистларның җәзалары йомшартылды. Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреев мәгълүмат чаралары аша террорчылык һәм милләтара дошманлыкка чакырулары өчен хөкем ителгән иде.


“Мәйдан” гәзитен оештыручы Айрат Дилмөхәммәтов, әлеге басмада дөнья күргән экстремист эчтәлекле дип табылган язмалар өчен – алты, гәзитне Чаллыда бастырып алып кайткан, ягъни басманың заказчысы Роберт Заһреев – өч ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

Гаепләнүчеләр Уфаның Киров районы мәхкәмәсе чыгарган ул карарга дәгъва белдергән иде. Ниһаять, Башкортстанның югары мәхкәмәсе әлеге эшне карап, аларның җәзаларын йомшартты. “Мәйдан” гәзитенең теркәлмәве, даими нәшер ителмәве, ягъни гаммави мәгълүмат чарасы булып исәпләнмәве сәбәпле Айрат Дилмөхәммәтовның алты елы – өчкә, Роберт Заһреевның өч ел ярымы – ярты елга калдырылды.

Хөкем ителүчеләрнең адвокаты Всеволод Лебединцев бу карарга каршы Русиянең Югары мәхкәмәсенә дәгъва җибәрмәячәкләрен хәбәр итте. Адвокат сүзләренчә, Роберт Заһреевның хөкем ителү вакыты тулып иреккә чыгарына бер атна вакыт калган. Айрат Дилмөхәммәтовның да хөкем ителү вакытының өчтән бере узган. Всеволод Лебединцев Айрат Дилмөхәммәтовны вакытыннан алда азат итү өчен көрәшәчәкләрен ирештерде.

Рәсми булмаган чыганаклар хәбәренә караганда, Дилмөхәммәтов һәм Заһреевларга хөкем ителүче камерадашлары хөрмәт белән карый. Моңа җәмәгатьчелекнең әлеге җинаять эшенә сәяси төсмер бирүе сәбәпче. Хөкем ителүчеләр моңа кадәр сәяси тотыкларны күргәннәре булмаган. Бу хакта Дилмөхәммәтов һәм Заһреев адвокатлары белән очрашуда ирештергән.
XS
SM
MD
LG