Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар радиосы”ның вәгъдәләрен үтәр көне җитә


Радионың туган көненә багышланган зур бәйрәм концертының утырып карый торган урыннарына билетлар бетте диярлек, бию өчен каралган мәйданчыкларга әлегә билет табарга була, ди оештыручылар.


Татар телле аудиторияне үз тирәсенә туплаган радио 8 октябрьдә туган көнен зур шоу-тамаша ясап үткәрәчәген ярты елдан артык сөйләп килде. Казандагы иң зур һәм иң данлыклы биналардан саналган “Татнефть Арена” боз сараена 10 мең тамашачы киләчәк, ди оештыручылар.

“Барс Медиа” ширкәтенең матбугат үзәге директоры Гөлнара Сабирова белдергәнчә, 6 октябрь көненә “Татар радиосы” бәйрәменә билетлар сатылып беткән диярлек. Бары тик басып карый торган мәйданчыкларда гына урын калган.

Ә бит берничә ай элек: “10 мең кеше үк булырмы икән?” дигән сорауга төгәл җавап бирергә ашыкмадылар. “Татар радиосы” директоры Алмаз Миргаязов та “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә “Иншалла җыярбыз” гына дигән иде.

Ләкин әлеге радионың башка елларда үткәргән туган көннәрен искә алып, Камал театры каршындагы 35 меңнән артык халыкны күз алдына китергәч, шикләнүчеләр саны кимеде. Тик ул вакытта халык бәйрәмгә бушка барса, быел бераз акча чыгарырга туры киләчәк.

Алмаз Миргаязов
“Нигә башка елдагы кебек “Татар радиосы” бәйрәменә керү бушлай түгел соң?” дигән сорауга Алмаз әфәнде боз сараеның кыйммәтле урын булуын әйтте.

“Моңарчы радио туган көнен ачык һавада бушлай үткәреп килдек. “Татнефть Арена”да да керү билетсыз булыр иде, ләкин чыгымнар шактый күп. Аны арендасы гына да биш урынлы саннар белән исәпләнә”, ди Миргаязов.

10 яшьлек юбилей чарасы якынча 3 өлештән торачак: кичке 4тә җырлы-биюле күренешләр башланып китә, алтыда тантаналы ачылыш, зур концерт. Төнге 10нан соң “Музыкаль десант” проекты, яшьләр өчен дискәтүк форматындагы җырлар китәчәк.

Төн уртасында боз сараеның кырыенда бәйрәм салюты көтелә. Һәр тамашачы күңеленә хуш килгән чыгышлар булачак, дип ышандырды “Татар радиосы” директоры Алмаз Миргаязов.

8 октябрьдә үтәчәк тамашада төрле стильдәге яшь буын җырчылар һәм халык күңеленә кергән атаклы артистлар чыгыш ясаячак. Бәйгеләр, бүләкләр һәр буын вәкиле өчен каралган.

Билетлар да кыйммәт түгел: 100 сумнан 500 сумга кадәр. Соңгылары вип-урыннардан санала, ди оештыручылар. Йомшак кәнәфиләргә утырып караучылар арасында Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә булачак икән.

Әлеге чарага санаулы көннәр калганда, “Татар радиосы” директоры һәм анда эшләүче хезмәткәрләр бәйрәм концертына әзерлек эшләрен тәмамлый диярлек. Алар үз көчләренә ышана кебек.

Алмаз әфәнде радионың көндәшләреннән күпкә популяр булуын еш искә төшерә, алга таба да югары баскычларда калырга тырышулары сизелә.
XS
SM
MD
LG