Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман кинофестиваленә дәгъвалар арта


Халыкара мөcелман киносы фестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле өчен гран-прины элекке порноактриса Себил Кекиллига бирелүе Татарстан мөселман җәмәгатьчелегенең ачуын чыгарды. Республиканың мәдәният министрлыгы вәкиле фильмны сайлап алуда мөселманнар Диния нәзарәте дә катнашты дисә, мөфти моның дөрес түгеллеген әйтә.

Мөселман киносы фестивалендә элекке порноактрисага бүләк бирелүенә канәгатьсезлек хаты беренче булып Русия ислам университеты каршындагы ислам порталында басылып чыкты. Анда мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменә ачык хатка имзалар җыю башланды. Порталның журналисты Гөлназ Бәдретдин әйтүенчә, җәнҗаллар инде фестиваль башланганчы ук чыккан.

“Актриса Ольга Кабоны чакырабыз дигәч, журналистлар канәгатьсезлек белдереп, оештыру комитетына хат яздылар. Ул Русия кинематографиясендә беренчеләрдән шәрә булып төшкәнен әйттеләр. Шушы факт үзе үк мөселманнар арасында каршылыклар тудырды. Аннары басмаларга пресс-релизлар җибәргән вакытта “Казан кинофестивале" дип яза башладылар. "Нигә мөселман дигән сүзне төшереп калдырасыз?" дип сорау биргәч, рәсми җавап килде: "Бу фестиваль дөньяви, исламлашмаган", диелгән иде анда. Алар инде мөселман сүзе ул бары тик бренд, бары аның исеме генә дип әйтә башладылар”, ди Бәдретдин.

Ул фестивальнең ачылу тантанасында шул ук Ольга Кабоның “залдагы барлык хатын-кыз исеменнән сезне үбәргә рөхсәт итегез” дип сәхнәгә менгән һәрбер артистны үбә башлавы шулай ук барысын да аптырашта калдыруын әйтә, чөнки анда шактый гына мөслимәләр дә килгән булган.

“Фильмнар күрсәтү башлангач, каршылыклы кәефләр дәвам итте. "Чужая" дигән фильмны карагач бөтенесе аптырады. Анда мөселманнар бик тискәре күрсәтелгән. Аларны "кыргыйлар, үтерүчеләр" буларак тасвирлыйлар. Һәм анда катнашкан Себил Кеккилига "Иң яхшы хатын-кыз роле" өчен бүләк бирделәр. Интернеттан бу шәхес белән кызыксына башлагач, порноактриса икәнлеге ачыкланды. Шуңа: "Ничек инде мөселман кинофестивалендә порноактрисага иң яхшы роль өчен бүләк бирәләр?" дип гаҗәпләндек. Фильмы да, үзе дә исламга тап төшерә торган кешегә бирүләре аңлашылмый. Шуннан уйлаштык да хат язарга булдык. “Фильмнарны сайлап алганда берәр дин эшлеклесе кертелсен”, дип яздык. Мөрәҗәгать язгач имзалар җыя башладык. Бу эш башлангач мәдәният министрлыгыннан җавап килде. "Без фильмнарны сайлап алганда, безгә мөфти ярдәм итә", диелгән иде анда.

Бүген генә мөфтинең хаты басылды. Ул анда: "Минем кагылышым юк, фильмнарны күргәнем юк, сайлап алганым юк", ди. Шунда ук ул: "Йә фильмнарны сайлап алганда безне чакырыгыз, йә инде мөселман дигән сүзен төшереп калдырыгыз дигән таләп куя”, ди Гөлназ.

Мөфти Илдус Фәизнең хаты мәдәният министрына юлланган һәм ул “Бизнес-online»да да басылып чыкты. Мөфти үзе «Азатлык»ка бу мәсьәләдә аңлатма бирүдән баш тартты.

«Фильмнарны сайлауда дин әһелләре ярдәм итә» дигән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллинадан бүген шулай ук аңлатма алып булмады. Кабул итү бүлмәсендә сәркәтип аның чирләвен һәм хастаханәдә булуын әйтте.

Шул ук вакытта киләчәктә бу мәсьәләдә фикер алышулар каралган. Гүзәл Нигъмәтуллина «Бизнес-online»га кинофестивальнең интернет сәхифәсендә форум ачылачагын әйтте. Анда һәркем үз фикерен калдыра алачак. Моннан тыш, Татарстан президенты идарәсе дә бу өлкәдә сөйләшүләр уздырырга җыенуы билгеле булды.
XS
SM
MD
LG